Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач буйлап “Ак чәчәкләр” китабы кулдан-кулга йөри

Район үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итеп: "Урамда җәй бит. Бакча мәшәкатьләре чоры. Бистә халкы китапханәгә йөрергә дә вакыт таба аламы икән? Китап "җене" кагылганнар күбрәк нинди китапларга өстенлек бирәләр?" дип, бер уңайдан ярты еллык нәтиҗә белән дә кызыксындым.

Әлеге сорауларга җавапны район үзәк китапханәсе мөдире Резеда Зарипова бирде:
- Бездән бер вакытта да кеше өзелми. Балтач бистәсендә яшәүче Зилә Шакирова һәм Суфия Гаделшина кебек көн дә килеп, газета-журналларның яңа саннарын укып, вакытлы матбугат белән танышып баручы укучыларыбыз бар. Ә Халидә һәм Зиннур Закирҗановлар, Гөлсинә һәм Айрат Мәҗитовлар актив китап укучы гаиләләр. Алар татар һәм рус әдәбиятын бердәй алдырып, тигез укып баралар.

Китап укучыларның күпчелеге татар әдәбиятыннан Мөхәммәт Мәһдиев, Фоат Садриев, Мәдинә Маликова, Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадырова, Габдрахман Әпсәләмов, Фәнис Яруллин, Салих Шәрипов, Фәридә Шакирова, Нәбирә Гыйматдинова китапларына, ә рус авторларыннан Борис Акунин, Александр Куприн, Дарья Донцова, Джейн Остен, Александр Лужков, Владимир Колычев әсәрләренә өстенлек бирәләр.

Кино төшерелү сәбәпле, Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын кабаттан бер кат укып чыктылар. Укучылар тарафыннан әле дә еш сорала. Шулай ук Әфган сугышы турындага тарихи фактларга нигезләнгән документаль жанрда язылган китап белән дә кызыксынды балтачлылар. Замана укучысын детектив, маҗаралы, тарихи жанрдагы китаплар күбрәк кызыксындыра", - диде ул.

Фото: http://www.absalyamova.ru/article/70/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250