Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач гөрли, Балтач бәйрәм итә (фоторепортаж)

Бүген районыбызда “Йолдызлык” фестивале гөрли. Балтач, Биектау, Әтнә, Теләче, Кукмара, Саба, Арча районнарыннан килгән егетләр һәм кызлар чыгышлары белән сәхнәне гөрләтәләр. 

Конферанс номинациясендә чыгыш ясаучы Балтач егете Фидан Тәкыев тыныч кына утырган жюри әгъзаларын да үзенә җәлеп итеп, рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте. Бердәм булып райондашыбыз чыгышына кул чапты мөхтәрәм кунаклар. Фиданнан соң сәхнәгә төрледән-төрле җырлар белән башка катнашучылар да чыкты. Һәрберсе үзен күрсәтеп, җиңүче булырга өметләнә. Ә ул арада сәхнә артында булган башка район вәкилләре белән дә аралашып алдык. Теләче районының “Олимп” яшьләр үзәге җитәкчесе урынбасары Айгөл Имамиева районыбызны бик яратуын җиткерде.
- Балтач элек-электән бик кунакчыл район, биредә һәрчак бик матур итеп каршы алалар. Фестиваль югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Нинди генә сорау туса да, барысына да тулы җаваплар ала алабыз. Гомумән, балтачлыларга рәхмәт әйтәсе килә. Ә инде “Йолдызлык”ка килгәндә, бик көчле команда белән килдек. Ел саен уңышлы чыгыш ясаучы “Сюрприз” командасы быел да сынатмас дип өметләнәм. Әлеге фестиваль уңаеннан яңа киемнәр дә тектердек. Узган елгы “Йолдызлык”ның икенче дәрәҗә лауреатлары “Мисолька” вокал ансамбле дә үзенең матур чыгышы белән жюри әгъзаларын шаккаттырачак әле. Эстрадага беренче адымнарын ясаучы моңлы сандугачыбыз Зөлфирә Шәйдуллина да бүген биредә, - диде Айгөл.
Әтнә районнан килгән “Конфетки” вокал ансамбле кызлары төркеме моннан 3 ел элек кенә барлыкка килгән. Шулай да инде зур җиңүләргә ирешкән әлеге төркем, узган ел район зонасында беренче урынны алуга ирешкәннәр. 
Беренче чирканчыкларын түземсезлек белән көткән “Арча егетләре”н сәхнәгә райондашыбыз Диләрә Хәйдәрҗанова әзерләгән. Әлеге егетләр арасында Көшкәтбаш егете Илфат Гыйльманов та бар. “Сөмбелә” җыры белән чыгыш ясаучы әлеге вокал ансамбле Балтач җиреннән җиңүче булып китүләренә өметләнә. Арча белән чиктәш булган Биектау районыннан да катнашучылар байтак. 8 яшьлек Әдилә Фатыхова исә күз явын алырлык киеме белән генә дә күпләрне үзенә җәлеп итте. Ул инде эшен бетереп, нәтиҗә көтсә, әле күп кенә егетләр һәм кызларга сәхнәгә чыгып үзләрен, сәләтләрен күрсәтәсе һәм җиңүгә лаек булуларын исбатлыйсы бар.

Гөлзидә Газизуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: созвездие-йолдызлык

2
X