Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач җирендә – меңләгән кунак (+фоторепортаж)

Удмурт милли бәйрәме “Гырон быдтон” Рәсәйнең төрле төбәкләреннән меңләгән кунак җыйды.

Гырон быдтон – удмурт мәдәнияте бәйрәме, удмуртларның телен, милләтен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы, Рәсәй буенча таралган удмурт халкын берләштерүче бәйрәм. Гырон быдтон – ул зурларны бәйрәмчә кунак итүгә һәм яшьләрнең гөрләтеп күңел ачуына да нигезләнгән. Әлеге гореф-гадәтләр еллар буе сакланган һәм әле дә дәвам итә. Традициягә кергән уеннар, ярышлар, бәйгеләр, иҗат коллективларының чыгышлары – боларның һәммәсе дә кыр эшләре беткәчтен үткәрелгән сабан бәйрәмендә чагылыш тапкан.

Районыбызда үткән республикакүләм Гырон быдтон бәйрәмендә дә кунакларга берничә мәйданчыкта хөрмәт күрсәтелде. Һәркем тәмле боткадан авыз итә, алнаш (Удмуртия, Алнаш районы) осталарының кул эшләрен, шулай ук Румыниядән килгән Дэметр гаиләсе тәкъдим иткән эшләнмәләрне сатып алалды. Бәйрәм кунакларын һәм делегацияләрне милли аш-су, пешкән ризыклар белән сыйладылар.

Гырон быдтон, әйтергә кирәк, гомумрәсәй статусы алды – Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, Удмуртия Республикасының Мәдәният һәм туризм буенча министр урынбасары Петр Данилов, Татарстан Республикасының  Дәүләт Советы депутаты,  Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан удмуртлары автономиясенең милли-мәдәни идарәсе рәисе Андрей Герасимов әлеге чараның мөхтәрәм кунаклары иде.

– Без инде күреп торабыз, бәйрәмнең Татарстанда киң масштабта үткәрерлек дәрәҗәдә тулы нигезе бар. Шуңа ул районның иң төзек мәйданында үтә. Һәм әлеге мәйдан төрле район  һәм республика кунакларын чиксез санда кабул итә ала. Удмурт халкы мондый мәйданнарга, һичшиксез,  ия булырга тиеш. Халыклар дуслыгы йорты директоры буларак һәм озак еллар милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу юнәлешендә эшләүче зат буларак, мин инде күптән милли бәйрәмнәрнең уеннарга, ярышларга, мәдәни программаларга гына корылмаганлыгын күрәм. Иң беренче чиратта бу, әлбәттә, җыен. Менә Балтачтагысы да –  удмурт җыены. Нәкъ менә шуңа күрә дә биредә көн тәртибе киңәйтелгән, – төрле мәдәни чаралардан тыш, ерак регионнардан килгән кунакларга аралашу мөмкинлеге дә тудырылган булырга тиеш. Әлеге җыенда яңгыраган уйлар, карарлар ел дәвамында файдаланылсын иде дигән теләктә калам, – диде Ирек Шәрипов үз чыгышында.

Кунакларның тантаналы сәламләүләреннән соң,   мәйданда удмурт мәдәниятен саклау һәм үстерүдә хезмәт куйган мәдәният хезмәткәрләренә, иҗат коллективларына бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. Соңыннан Татарстан һәм  Удмуртия буенча “БиГерд” форумына җыелган яшьләр флешмоб күрсәтте. Шул ук вакытта төп сәхнәдә иҗади концерт гөрләде, кечкенә утарда бәйрәм дәвамында хатын-кызның гүзәллеген, ир-егетнең батырлыгын чагылдырган “Чеберина” (“Чибәркәй”) һәм “Батыр” бәйгеләре үтте. Чибәркәй исеменә Балтач, Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе районнары, шулай ук Яр Чаллы һәм Алабуга каласы вәкилләре дәгъва кылды. “Батыр” исемен алуга Балтач, Әгерҗе, Менделеевск һәм Мамадыш районнары ир-егетләре ярышты. Быелгы бәйрәмнең чибәркәе булып Алабугадан  Юлия Сорокина, “Батыр” булып безнең районнан, Урта Көшкәттән Юрий Кунаев танылды. Ә безнең Чеберина Людмила Трокова (Сизнер) мактаулы икенче урынны алды.

Бәйрәмнән һәркем күңел күтәренкелеге белән таралышты, бик озак бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

– Без төнге сәгать икедә юлга кузгалдык. Һәм, ниһаять, килеп тә җиттек. Таң белән бергә килергә чыгуыбыз уртак бәйрәмебез хакына! Гырон быдтон ул безнең халкыбызның кадерле бәйрәме. Милли горурлыгыбыз. Һәм без Балтач җирендә булуыбызга шатбыз. Кунакчыл Балтач халкына җылы кабул иткәннәре өчен зур рәхмәт,  матур тәэсирләрнең иге-чиге юк! Бу Гырон быдтон күңелләрдә әле бик озак сакланыр, – дип үзенең хис-кичерешләре белән уртакташты Баулыдан килгән кунагыбыз.

Кыскасы, бәйрәм кунаклар, делегатлар, райондашларда гына түгел, сатучылар күңелендә дә озак сакланыр. “Бер сәгать эчендә туңдырмалар сатылып бетте, салкын эчемлекләрне көннең икенче яртысында табып булмый иде инде”, дип елмайды сатучыларның берсе.

Наталья ЖУКОВА,
Зөлфия ШАКИРОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гырон быдтон