Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач кино оешмасы хезмәте халык күз алдында

Балтач кино оешмасы коллективы республика күләмендә үтәлергә тиешле эш планының 10 процентын үтәгән.

Белгәнебезчә, быел Россия киносы елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында үзебезнең киноны популярлаштыру, аның халыкара аренадагы урынын ныгыту, кино җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, төбәкләрдә кино күрсәтүне үстерү планлаштырыла. Район кино оешмасы җитәкчесе Радик Михайловтан быелга булган планнары хакында сорагач, ул болай дип җавап бирде: "Россия киносы елы кысаларында, әлбәттә, тамашачыны яңа фильмнар белән сөендерергә уйлап торабыз. Нигездә безнең тармак алдан зур планнар корып эшли торган тармак түгел. Эшебез турында зур итеп сөйләп, масаерга да яратмыйбыз. Барысы да халык күз алдында".

Район кино оешмасының халык өчен башкарган хезмәтен күзаллау өчен мисал өчен бары тик бер санны гына әйтү дә җитә. Узган ел Балтач кино оешмасы коллективы республика күләмендә үтәлергә тиешле эш планының 10 процентын үтәгән. Зур районнар, шәһәрләр белән чагыштырганда бу бик зур сан.
Фото: tatfolk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250