Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач китапханәчеләре уңай эмоцияләр бүләк итә

Балтач үзәк балалар китапханәсендә гаиләләр үзара көч сынашты.

Балтач үзәк балалар китапханәсеннән беркайчан да кеше өзелми, бирегә китап укырга да, китапханәчеләр оештырган чараларда катнашырга килүчеләр дә бар. Күптән түгел китапханәдә гаиләләр арасында бик күңелле ярыш узды.

Сабировлар, Нәбиевлар, Газизуллиннар һәм Хафизовлар гаиләсе кара-каршы буын сорауларына җавап бирделәр: өлкәннәр 21нче гасыр сорауларына җавап эзләсәләр, балалар 20нче гасыр сорауларына җавап бирделәр. Конкурс-уен программасына классик әдәбият, мода һәм сәнгать турында сораулар кертелгән иде. Әлеге чара балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә уңай эмоцияләр бүләк итте, дип хәбәр итәләр китапханәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә библиотекарь