Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач кияве баш режиссер итеп билгеләнә

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнә

Илгиз Зәйниев "Әкият"тә 6 июньнән эшли башлаячак. Биредә ул баш режиссер буларак беренче эш итеп җырчы Әлфия Авзаловага багышланган "Әлфия" спектаклен куячак. Бу хакта Зәйниев "Татар-информ"га сөйләгән. Әлеге спектакль театр планына сезон башында ук кергән булган, әмма әзерләнеп бетмәгән. "Баш режиссер буларак, үзем башка спектакльдән башлаган булыр идем", ди Илгиз Зәйниев. Ул "Әлфия"нең балалар спектакле булмавы турында да әйтә. "Әлфия апа кемнәр өчен җырлаган – шулар өчен”, - ди режиссер.  

Илгиз Зәйниев хәзерге вакытта Камал театры һәм Казан яшь тамашачы театры режиссеры. Шушы көннәрдә Кариев театрында Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча спектакль чыгара. Чаллы дәүләт курчак театрында ике курчак спектакле куйды. Шуның берсе – “Сак-сок” - “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды.  

“Әкият” курчак театрын 1977 елдан бирле Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Илдус Зиннуров җитәкләде. Илдус Зиннуровка 72 яшь.

http://Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25387

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев