Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач кызлары "Ел җыры"ннан зур уңышлар белән кайтты

Районыбызның моңлы сандугачлары Илидә Җәләлиева белән Зәлия Әүбәкироваларның "Орленок"та узган "Ел җыры" конкурсында катнашуы турында хәбәр иткән идек инде.

Быел конкурсның юбилей елы, 20 яшь. Биредә 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге 100 бала катнашты. Алар арасында районыбызның моңлы сандугачлары Илидә Җәләлиева белән Зәлия Әүбәкировалар да бар иде. Алар "Ялгыз агач" һәм "Ак чәчәкләр" җырын башкарды. "Вокалның бөтен нечкәлекләрен бары туган телдә җырлап кына тамашачыга җиткереп була", дигән иде кызлар. Һәм алар бу сүзләрен үзләренең кабатланмас чыгышлары белән исбатлап та күрсәтте. Кызларыбыз икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз сезне, булдырдыгыз! Рәхмәт сезне өйрәткән, көч куйган җитәкчегез Гүзәл Рәисовнага, ерак юлга җибәрә алган әти-әниләрегезгә. Гел шушындый матур уңышлар белән куандырып торыгыз үзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев