Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач кызын Киркоров үзе каршы алды

Камилә Эркаева “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленең Гран-при иясе.

Райондаш кызыбыз Камилә Эркаева 26 сыннан 30 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә узган “Игелекле дулкын” фестивалендә катнашты. Фестиваль кысаларында катнашучылар мастер-класслар алдылар, концертларда катнашып, шәһәр буенча экскурсияләрдә булдылар. Гран-при ияләре катнашында исә махсус концерт тәкъдим иттеләр. Камилəбезгə әлеге концертта катнашу бәхете елмайды. Нәни йолдызчыгыбыз Россия эстрадасы йолдызлары – Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Игорь Крутой, Юлианна Караулова һәм Динә Гарипова бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Олуг җиңүләрнең башы, әлбәттә, Камиләнең вокал укытучысы Әлфия Гобәйдуллинага барып тоташа. Бары ике ел шөгыльләнү дәверендә мондый дәрәҗәргә ирешү олы мактауга лаек.

Камилә Эркаева хакында тулырак “Хезмәт” газетасының алдагы санында укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: добрая волна