Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач «Мәдәният үзәге»ндә «Канатлар куйды сәхнә» исемле ветераннар концерты булды

10 нчы апрель көнне Балтач «Мәдәният үзәге»ндә «Канатлар куйды сәхнә» исемле ветераннар арасында бәйгенең Балтач зонасында җиңүчеләре концерт куйды.

Бу гәҗәеп чарада ветераннарыбыз җырга-моңга, биюгә осталыкларын җуймаганнарын, бары шомарып барганнарын гына күрсәттеләр. Тамаша шул хәтле җылылык һәм рәхәтлек тудырды. Җырлар бары баянга кушылып башкарылуы ямь өстенә ямь булды. Җырчыларның һәм баянчыларга бер-бесенә карата хөрмәте һәр мизгелдә сизелеп торды, ә бу сәхнәдә соңгы вакытта сирәк күзәтелә торган хәл. Тамаша бер сулыштан каралды. 82 яшьлек иң өлкән җырчы Зөлхәбирә Шәрәфетдинованы халык алкышларга күмеп сәхнәдән җибәрми торды, чыннан да аның моңлы җыры, колачлы, көчле тавышы залны әсир итте. Сүз осталары да үз чиратында тетрәндергеч итеп, йөрәкләргә үтеп керердәй көчле шигырьләре белән күңелләрне яуладылар. Биючеләребезнең дәртле чыгышлары залда утыручыларны битараф калдырмадылар.
Тамашачыны концертка тартуда рекламамы, әллә инде өлкәннәрне оешкан төстә алып килү җитеп бетмәгәнме, белмим, чын йөрәктән куелган әлеге тамашада тамашачыларның әзрәк булуы күңелне борчыды. Тагы бер күңелсезлек - ветераннарыбыз бар осталыкларын җигеп сәхнәдә чыгыш ясаганда, залдагы кайбер тамашачыларның шаулашып утыруы. Югыйсә тамашада бик озак бармады бит. Мәдәният үзәгенә килгәч мәдәниятле булсак иде. Зәвыклы, матур, кабатланмас тамаша бүләк иткәннәре өчен ветераннарыбызга Аллаһнын рәхмәтләре яусын, иҗат чишмәләре саекмасын, аларга хәерле озын гомер, сәламәтлек телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250