Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач мәдәният үзәгендә «Канатлар куйдың, сәхнә!» концерт-очрашуы олы бер бәйрәм итеп кабул иттелде

«Канатлар куйдың, сәхнә!» сәнгать фестивале ел да сәхнә ветераннарын бер җилкендереп ала. Бөрбаш зонасында Бөрбаш, Норма, Бөрбаш Сәрдегәне, Кили, Алан, Чапшар, Шубан үзешчәннәре көч сынашты.

Совет чорында үскән буында тапшырылган эшкә җаваплы караш көчле шул. Моның мисалы - конкурска килгән ханымнарның берсе: «Үтенеп сорагач кире кагарга базмадым инде, күптән түгел инфаркт кичердем, табиблар йөрергә кушмыйлар әле», - ди. Икенчесе: «Мин дүрт инфаркт кичердем инде, завклуб ның сүзен тыңлап килдем менә, балалар йөрмә диләр», - дип җавапла на. Өченчесенең кесәсе тулы дару. Алан авылыннан Кәбир Камалов катлаулы операцияләр кичергән, үзе җырчы Илһам Шакиров репертуарындагы барлык җырларны мәшһүр артистыбыздай оста башкара, үзе нәфис сүз остасы һәм шигырьләр да яза икән. Хатыны Тәскирә ханым белән «Ике аккош»ны җырлаганда яшьлектәге беренче мәхәббәт искә төшеп күземә яшьләр килде. Без бу җырны колхоз басуына сенаж төяргә йөргәндә машина әрҗәсендә җырлап бара, җырлап кайта идек.
Арабыздан иң өлкәне - Нормадан Зөлхәбирә апа Шәрәфетдинова. Өч баласының икесен фаҗигале төстә югалткан Зөлхәбирә ханымга 82 яшь икән инде. Ә моңлы тавышы! «Мондый җырчыларны тыңласа, шырдый-бырдый артистлар бераз оялмас идеме икән?» - дип уйлап куям. Утыз елдан артык сатучы булып эшләгән, бүген ялгызы яши. «Оныклар килеп хәлемне белеп торалар, Аллага шөкер! Авылда абыстай булып йөрим, ялгызлык, кайгы-ларымнан догалар сихәтче», - ди ул.
Менә биюче ханым кәефсезләнеп чыкты. «Ни булды?» - дип соравыма ул: «Кабатлый, кабатлый аяклар тәмам хәлсезләнгән, биегәндә сәхнә убылды дип торам, чак биеп бетердем», - ди. Чабатаны ничекләр генә итеп биемәделәр! Бәйгедә нәфис сүз осталары шактый иде. Нигездә Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим һәм башка әдипләрнең патриотик эчтәлектәге шигырьләре. Шөкер, кабатлаулар юк.
Минем чыгышымны иң ахыргы диярлек куйганга дөньямны онытып залдан тамаша кыла алмадым. Алай да, күршем Халидә Габделхакованың чыгышын залга төшеп карадым. Халидә озын, моңлы җырларны искиткеч осталык белән, көйнең барлык бормаларын җиренә җиткереп башкара. Сулышы киң, тавышы көчле. Аның башкаруындагы «Олы юлның тузаны», «Озата барма» җырларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Бөрбаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәргать Мифтахов белән килгәч берике мәртәбә генә кабатлауларына карамастан, җыр шулкадәр камил яңгырады, әйтерсең гомер буе бергә җырлап йөргәннәр! Миннән әле берсе, әле икенчесе килеп: «Кайсы мәктәптән, нинди фәннән укыта?» дип сорыйлар. 33 ел фермада сыер сауганын белгәч, тел шартлаталар.
Сәхнә арты үзе бер дөнья, үзе бер спектакль. Бер сөйкемле ханым: «Яшь чактагы туфлиләрем тап-таман» дип куана. Куанырсың да, олайган саен аннан да-моннан буыннар килеп чыга, тамырлар кайчандыр нәфис балтырлар буйлап зәңгәр эзләр сала. Ә иң куандырганы - артистлар бу концерт-очрашуны олы бер бәйрәм итеп, үзләренең сәхнә тота алуларына горурлану хисләре белән кабул итәләр. Көчле рухлы алар, бернинди авыру- сырхаулар да җиңә алмаган, сабыр канатларын сындырмаган, яшәү дәртен, тормышны ярату хисләрен сүндермәгән. Еллар үтсә дә, талантлары кыйммәтле ташлардай тагын да нур чәчә.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА
Шубан авыл җирлеге
ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250