Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач мәдәният үзәгендә «Милли бизәк» дип аталган матур кичә үтте ?✨❤️

Чарада катнашкан мөлаем ханымнар тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Чарада катнашкан мөлаем ханымнар тәҗрибәләре белән уртаклашты, кул эше, шул исәптән милли бизәкләрдән калфаклар, берсеннән-берсе матур киемнәр, светильниклар һәм башка бик күп кирәк-яраклар ясау серләре белән бүлеште.

Кичәдә Балтач һәм Саба гүзәлләре катнашты, үз эшенең осталары мастер-класслар күрсәтте. Кичәне Түнтәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарифуллина алып барды, ул шулай ук тамашачы хозурына матур җырларын бүләк итте, блогер Альбина Фазлыева кичәнең кунагы булды ???

 

Чараның төп темасы – яшь буында милләтпәрвәрлек тәрбияләү. Районыбызның яшь буын вәкилләренең һәр сулышын тоеп, аңлап, аңа яңалык өстәүче, һәрдаим эзләнүдә булган җитәкчебез Алия Юныс кызы Шагаевада әлеге кичәне уздыру фикере юкка гына тумагандыр.

Кичә милли ризыклардан авыз итү белән тәмамланды, оештыручылар гүзәл ханымнарга бүләкләр тапшырды ?✨?

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли бизәк