Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач мәдәният үзәгендә «Созвездие – Йолдызлык» бәйгесенеӊ йомгаклау концерты булды.

Әлеге концертның 30 нчы апрельгә тәгаенләнүе райондашларыбызга 1 нче май - яз һәм хезмәт бәйрәменә бүләк буларак кабул ителде.

Тамашага халык күп килгән, чөнки бу тамашага төрле зоналарда сайлап алу турлары аша үткән иң-иң яхшылар гына сайланган иде. Концертта җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан алдынгыларга район башлыгы Рамил Рәшит улы Нофуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров тарафыннан районның Мактау таныклыгы, рәхмәт хатлары тапшырылды. Тамаша исә берсннән-берсе моңлы һәм матур җырлары, дәртле биюләре, югары дәрәҗәдә башкарылган нәфис сүз, берничә җор телле алып баручылар белән бер сулышта үтте. Ә шулай да тамашада авыл мәктәпләре аз катнашты, күбрәк Балтач тирәсе мәктәпләреннән иде чыгышлар. Димәк уйланырлык урын, эшлисе эшләр бар әле киләчәктә.
Балалар зур көч куйганнар, зур әзерлек эшләре башкарылуы да бәхәссез. Монда номерларны сәхнәгә куючы остазларының хезмәте аерым ихтирамга лаек. Әти-әниләр дә теләктәшлек итмәсә тамаша да тиешле югарылыкта булмас иде. Афәрин Сезгә!
Фоторепортажны тулырак күләмдә газетабызның «В контакте» социаль челтәрендәге төркемендә "«Хезмәт» - Балтач район газетасы" таныша аласыз. Төркемгә сайтыбыз (baltaci.ru) аркылы керә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250