Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач сабыйлары да Тукайны укый

21 апрель көнне халкыбызның бөек улы Г.Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап "Тукай дөньясына сәяхәт"- "Путешествие в мир Тукая" исемле беренче Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач бистәсенең "Сөенеч" исемле 5 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Тукай дөньясына сәяхәт" дигән акция үткәрделәр.

Акция барышында сабыйлар олуг шагыйрьнең аянычлы балачагы, иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар. Тукайның Шүрәлесе нәниләргә күчтәнәчкә шагыйрь әсәрләре буенча төзелгән сорауларын да алып килгән иде. ЧарабызГ. Тукайның тормыш юлы буенча ясалган презентация белән үрелеп барды. Шулай ук сабыйлар шагыйрьнең китапханә фондында булган китаплары белән дә таныштылардип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250