Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач укучылары әдәби салонга җыелды (+фото)

Балтач үзәк китапханәсендә әдәби салон оештырылды.

«Тел һәм әдәбият укытучыларын тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем» -дип язган Гомәр Бәширов. Туган тел укытучысы үз дәресләрендә шигърияткә мәхәббәт уятуны максат итеп куя. Әдәбият - кешелек хәтере, тормыш дәреслеге,хәзерге һәм киләчәк буыннарны ялгаучы. Мәктәптә укытучы әдәбиятка сөю тәрбияли. Ләкин шуның белән беррәттән иҗади сәләтле укучыларга да игътибарын бүләргә тырыша. Нәкъ менә шундый максатлар белән эшләүче укытучыларның берсе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Әмир кызы Мостафина. Үзенең йомшак итеп нәфис сүз башкаруы, нечкә күңелле булуы, шигырь иҗат итә белү осталыгы белән башкалардан аерылып тора ул.

Венера Әмировна башта Балтач урта мәктәбендә укытты, ә быелгы уку елыннан Балтач гимназиясендә эшли башлады. Алдагы елларда аның тырышлыгы белән мәктәптә шигырь сөюче укучылар өчен һәрдаим матур чаралар оештырды, соңгы 3 елда аның укучылары әдәби салонга җыела иде. Ул көнне бүлмә гадәттәгедән үзгәрәк бизәлә, шәм яктысында чәйләп утыру, бер-береңне игьтибар белән тыңлау – укучыларны тагын да якынайта, туплый. Алар рольләргә кереп, шигырьләр укыйлар, бирелгән сүзләрдән шигъри рифмалар төзиләр, романслар тыңлыйлар.

Күптән түгел мондый әдәби салон Балтач үзәк китапханәсенә үтте. Нәфис сүзләр, гитарага кушылып җырлаулар, фикер алыушулар – һәркемнең күңеленә хуш килде. Кичә югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә