Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач урта мәктәбе хәтта картиналарны да терелтте яки иҗат концертыннан фоторепортаж

Кичә район мәдәният үзәгендә "Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар" дигән бәйге кысаларында "МДСУ-1", "Водстрой", "Сроймастер" һәм Балтач урта мәктәбе коллективларының иҗат концерты булды.

2020 елда бәйгене башлап җибәргән әлеге коллективлар чыгышын тамашачы югары бәяләде. Хәтта концерт беткәч тә халык китәргә ашыкмады. 

Концерт башланыр алдыннан күргәзмә белән танышкан чакта да тамашачы соклануын яшермәде. Ул ирешелгән уңышлар дисеңме, укучыларның хезмәтләре, төрле һөнәрләргә ия булулары бер таң калдырса, картиналар күргәзмәсе янәшәсендә тере картиналарны күреп телсез калдылар. Балтач урта мәктәбе хәтта картиналарны да терелтте. Бу кадәргесе яңалык һәм әйтергә кирәк кабатланмаган күренеш, диеште алар үзара. Шушы соклану концерт дәвамында да дәвам итте. Яяңа биюләр, яңа йөзләр, яңа талантларны күреп гаҗәпләнде һәм сокланды тамашачы. 

Болар хакында тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев