Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач ветераннары сезонны башлады

Балтач бистәсе җирлеге ветераннар советы рәисе Зөлфирә Камалова җирлектәге ветеранннар турында кайгыртып, төрле чаралар оештырып кына тора.

Зөлфирә ханым быелгы җәйге сезонга да планнар корып куйганга охшаган. Инде сезонны ачып та җибәрдек. 15 апрель көнне Нөнәгәр мәктәбендә оештырылган Кәшифә Тумашева музеена сәяхәт кылдык. Арабызда "Сүнмәс дәрт" иҗат коллективы, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары, ветеран спортчылар бар иде. Сәяхәткә бару өчен транспорт мәсьәләсен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, район мәдәният үзәге директоры Илдар Насыйбуллин хәл иттеләр.

Нөнәгәр мәктәбендә безне мәктәп директоры каршы алып, музейга озатып куйды. Укытучылар музейның тарихы, аның эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләделәр. Укучы балалар экскурсовод ролендә экспонатлар белән бергә Кәшифә Тумашеваның тормыш юлыннан кыска гына сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәттеләр.

Ашхәнәдә тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң кайтыр юлга кузгалдык.

Шушы чараны оештыруда һәм башкарып чыгуда көче кергән һәркайсына ветераннар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар алга таба да дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.

Фотолар авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250