Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач яшьләре шәп шаярта

27 июль көнне Мөслимнең “Кояшлы Ык” яр буенда “Амфитеатр” зонасында «Әйдә шаяРТ!» КВН лигасының җәйге музыкаль фестивале -2019 узды. Районыбызның “Эремчек” командасы биредә уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең чирек финалына үтте.

– Татар КВН лигасына быел – 25 ел тулды. Шуңа ул яңара — форматын, уен схемасын һәм исемен үзгәртте. Хәзер ул «Әйдә, ШаяРТ!» дип атала. Уен берничә этапта уза. Башта республика районнарында КВН мәктәбе һәм сайлап алу этаплары узды. Иң көчле командалар Казанга фестивальгә чакырылды, – дип таныштырды “Эремчек” командасы җитәкчесе Раил Садыйков.

Район күләмендә узган бәйгедә Куныр урта мәктәбе укучыларыннан (Аяз Закиров, Әдилә Закирова, Рәмис Мөсәгыйтов, Ринат Сәгтдинов) торган “Эремчек” командасына тиңнәр булмады. Казанда узган Зур фестивальдә дә алар үзләрен иң-иңнәр итеп танытты. 19 команда (шул исәптән Мәскәү һәм Уфа вәкилләре) арасында лаеклы чыгыш ясау зур мактауга лаек. Күптән түгел Мөслимдә узган бәйгедә катнашып, “Эремчек” командасы “Гран-ПРИ”га лаек булды һәм фестивальнең чирек финалына үтте. Киләсе этап – сентябрьдә. Биредә 17 команда көч сынашачак, араларында Мәскәү командасы да бар. Уңышлар телибез аларга! Саф татар телендә дә шаяртып булганын райондашларыбыз кабат исбатлар һәм Балтачыбызга алар кабат зур җиңүләр белән кайтыр дип өметләник.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квн