Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач яшьләре сокландыра (+фото)

26-27 октябрь көннәрендә Казанда «Наше время–Безнең заман-2019» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этабында Балтач районы яшьләре катнашты.

Безнең конкурсантлар барлык конкурс номинацияләрендә дә лаеклы чыгыш ясадылар һәм финалга үттеләр.

«Музыка » номинациясендә (кече формалар) Гобәйдуллина Әлфия 3 урынны яулады.

«Хореография» номинациясендә Балтач районы бию коллективы 1 урынны яулады.

«Минута славы» номинациясендә Фәезов Райнур һәм Ганиев Рәмис 2 урын яуладылар.

Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча гомуми команда зачеты буенча Балтач районы 2 урынга лаек булды. 

Исегезгә төшерәбез, элегрәк фестиваль хәрәкәтенең сайлап алу этаплары Әлмәт, Зәй һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә узды. Зона сайлап алу этабын уңышлы узган конкурсантлар 13-14 ноябрьдә Казанда узачак суперфиналда очрашачак.  Фестивальнең Гала-концерты 16 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Катнашучыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Лаеклы, матур чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Аларга ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын, һәрвакыт алга баруларын, яңа үрләр яулауларын телибез. Уңыш юлында һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын! Аларга финалда уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев