Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә татарча кино карадык

Үзәк китапханәнең уку залында 4нче декабрь көнне безне, бер төркем өлкән яшьтәге кешеләрне һәм пенсионерларны дәшеп, "Мәдинә" дигән татарча кино күрсәттеләр.

Балтач кино челтәре җитәкчесе Радик Тихонович Михайлов:
-...Әгәр бу чара ошаса, дәвам итәргә телибез. Таныш-белешләрегезгә дә әйтегез, килсеннәр. Һәр пәнҗешәмбедә, 14.00 сәгатьтә көтеп калабыз. Һинд киноларын карау мөмкинлеге дә бар,- диде.
Хәзерге заманда телевизордан җаның ни тели - шуны карап була, кино карар өчен әллә кая барырга кирәкми бит, диярләр кайберәүләр. Ләкин халык арасына чыгып, үз чордашларыңны, танышларыңны күреп, аралашып кайту бертөсле тормышыбызны ямьләндереп җибәрә. Шунысы бар инде: кино бушка түгел, акчалы, билет бәясе 30 сум. Шулай булса да, вакытны мәгънәле үткәрү өчен акча жәл түгел.
Килгән һәрбер кешегә барып күргәнегез юктыр әле диеп, Изге Болгар җирлеге турында дисклар бүләк иттеләр.
Безгә кино күрсәткәннәре өчен Радик Тихоновичка, китапханәче кызларга олы рәхмәтебезне ирештереп таралыштык. Икенче килгәндә "Бибинур" киносын күрсәтерсез әле, бик яхшы диләр бит, караганыбыз юк, - дип үзебезнең теләгебезне дә әйтеп калдырдык.
Фото: http://etatar.ru/top/40927

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250