Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә язучылар белән очрашу булды (фото)

Балтач үзәк китапханәсендә үткәрелгән әдипләр белән очрашу кичәсе берьюлы берничә теманы колачлады: 13нче сентябрьдә узачак Татарстан Президенты сайлауларына, Рәсәй күләмендә игълан ителгән "2015 - Әдәбия елы"на, татар милли китапханәсенең 150 һәм районыбызның 85 еллыкларына багышланды.

Әлеге очрашу мәгънәле, тирән фикерләргә бик бай һәм киң кырлы булды. Очрашуда язучылар берлеге әгъзалары популяр җырлар авторы, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, галим һәм шагыйрьләр, Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдыйги, татар милли китапханәсенең китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Луиза Сафина һәм райондаш язучыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин катнашты.
Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов ачып җибәрде. Халыкны алда торган Президент сайлауларында актив катнашырга чакырды.
- Илебездә тыныч һәм ныклы киләчәк булдыру, милләтебез һәм телебез сакланып калсын өчен ил белән хакимлек итүдә халык тарафыннан ышаныч аклаган шәхес сайлап куярга кирәк. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен тавыш бирик. Татарстанны күтәрү, дөньяга танытуда һәм татар милләтен үстерүдә аның өлеше зур. Ул әдәбиятне һәм мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирә. Милләтебезнең киләчәге, телебезнең кулланылышын киңәйтү һәм үстерү милләт җанлы әдипләр кулында. Татар китабы басылып торганда, шигърият яшәгәндә татар яши дигән сүз. Шуңа да әдипләр белән очрашу безнең һәммәбезгә дә рухи азык бирә", дип ассзыклап үтте ул.
Сүз әдипләрнең үзләренә бирелде. Иң үзенчәлеклесе шул булды: килгән шагыйрьләрнең барысы да Арча районыннан иде.
Аларның иҗатларында, тормышларында безнең районыбыз күпмедер урын биләве ачыкланды. Рифат Җамал 9,10нчы сыйныфларда Балтач мәктәбендә белем алган. Аны күрергә килгән классташлары арасыннан Норма авылы китапханәсендә озак еллар китапханә мөдире булып эшләгән Асия Шәрипова истәлекләре белән уртаклашты. Ә Сания Әхмәтҗанованың яшьлек мәхәббәте Балтач егете булып чыкты. Хәнәфи әфәнденең иҗатында Балтач яклары чагылыш таба. Алып килгән "күчтәнәче" дә Балтачка багышланган шигырь иде. Әлеге очрашу биредә утырган шагыйрьләрнең иҗат кичәләрен хәтерләтте. Сания ханымның "Парлы гомер" шигыренә райондаш һәвәскәребез, Карадуган авылы егете Фидәил Хәйруллин көй язган. Бу җыр район мәдәният йорты хезмәткәре, моңлы җырчыбыз Римма Гарәпшина башкаруында музыкаль бүләк булып яңгырады. Ә Җәмилә апа Сибгатуллина башкаруындагы "Пар алма" җырына кунаклар үзләре дә кушылып җырлап утырдылар. Әлеге җырның сүзләрен дә Сания Әхмәтҗанова иҗат иткән. Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләре ирле-хатынлы Фирдания һәм Николай Алексеевлар исә Хәнәфи Бәдыйгиның "Әйдә җырлыйк" шигыренә көй язып, аны парлап җырлап бирделәр. Әлеге иҗат җимеше дә тамашачы тарафыннан югары бәя алды.
Шагыйрьләр булган җирдә шигырьсез була димени?! Шагыйрь җанын аңлыйм дисәң, аның шигырьләрен укы, диләр бит. Чыннан да, аларның әсәрләрен үз авызларыннан ишетү, алар белән якыннан аралашу тамашачыны битараф калдырмады. Кунакларга бер-бер артлы сораулар яуды, теләкләр яңгырады, бүләкләр бирелде. Әнә, Балтач бистәсеннән Ленура апа Сафина Хәнәфи Бәдыйгига үзенчәлекле кул эшләнмәсен бүләк итте. Әдипләр дә үз чиратларында, райондашларыбызны китаплары, аудио җыентыклары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250