Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәчеләре балаларны ниләр белән куандырган? (+фото)

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, Балтач Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчык балаларның шат авазына күмелде.

Балалар, шау-гөр килеп, “Киләчәк - балачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаштылар. Биредә алар өчен “Шарики-смайлики” АRT-киңлеге, “Радуга цвета” изостудиясе, “Бусинки-красотуленки” шарм-салоны, “Тылсымлы йомгак” әкият терапиясе, “Күңелле кашыклар” остаханәсе, “Чәчәкле конфетлар” мастер-классы эшләде. 

Балалар хәрәкәтле уеннарда, флешмобта да катнаштылар. Балачак бәйрәмендә уку елы дәвамында иң күп китап укыган китап укучылар да билгеле булды. Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучысы Шаһимәрданов Райнур һәм 7 б сыйныф укучысы Гыймадиева Диләрә иң күп китап укучы исемен алып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Илһамланып, дәртләнеп, шатланып төрле уеннарда катнашкан һәр баланы китапханәчеләр татлы бүләкләр белән сыйлап тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев