Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлыларга Символик калфак тапшырылды

24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены булды.

Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеге методисты Гөлнара Нотфуллина, "Айлин" ателье җитәкчесе Гөлнара Эркаева катнашты.

Чит төбәкләрдән, регионнардан 600гә якын дәрәҗәле кунаклар катнашты. Җыенның беренче көнендә секция эшчәнлегендә "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү" темасына Гөлнара Нотфуллина, ә икенче көндә пленар өлештә Балтач районы "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге буенча Зөһрә Әхмәтханова чыгышлары конкрет мисалларга, эшлекле тәкъдимнәргә нигезләнгән төпле фикерле һәм актуаль булуы белән зур кызыксыну уятты.

«Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова балтачлылар эшчәнлегенә дә зур бәя бирде. Бу юнәлештә бөтен чараларның инициаторы һәм оештыручысы булган Зөлфирә Камалова мәгариф һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Балтач, Башкортостан, Азнакай "Ак калфак" оешмалары эшчәнлегенә югары бәя бирелде һәм тантаналы рәвештә Символик калфак тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250