Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның гонаһлы әтәче күпләрдә кызыксыну уятты

Социаль челәрдәге төркемебездә аркандагы әтәчкә багышлап дүртюллыклар бәйгесе игълан иткән идек. Инде менә нәтиҗә ясар вакыт җитте.

"Дусларым, әйдәгез дүртюллыклар язып алыйк әле түбәндәге рәсемгә. Язасы килгән кешегә ирек - дүрт юлдан күбрәк булса да ярый. Я, кайсыгызның каләме үткенрәк икән, башладык...", дип мөрәҗәгать иткән идек "вконтакте"дагы төп төркемебездә. Безнең актив укчыларыбыз ялындырып тормады, шунда ук яза башладылар. Бәйгебезгә егермеләп шигырь килеп иреште. Катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

"Я, җәмәгать, беренчелекне кемгә бирәбез соң? Нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар???", дигән мөрәҗәгатькә укучыларбыз "әлбәттә Илсөя Һадиевага" дип җавап бирделәр. "Халык сүзе - хак сүз" ди, котлыйбыз Илсөя ханымны җиңүе белән!!! Һәм кечкенә генә истәлек бүләге тапшырабыз. Бәйгебезнең иганәчесе Гөлия Закирова, аңа мең рәхмәт, эшендә, тормышында уңышлар телибез!!!

Сезнең игътибарга Илсөя Һадиеваның "гонаһлы әтәч"кә атап язган шигырьләрен тәкъдим итәбез, уены-чыны бергә, дөрес кабул итәрсез дип ышанабыз.

Озак булгач карантиннар,
Əтəчнең "башы киткəн":
"Аерылам болардан"-,дип,,
ЗАГС ка язу илткəн.
Титилəр дə үткен хəзер,
"Тавыкбаш"дип көлмəссең!
Зынжырлаганнар əтəчне
Араларына сəвсим.

***

Барып життек шундый көнгə:
Болында тавык бар да.
Гайрəт чəчеп йөргəн əтəч
Ул да,бахыр,арканда !
Йомыркагызны сөйсə дə,
Хужагыз үтə карун:
Брусчаткасы чиста тора,
Бодаена эконум!!!

***

Йомыры юмор

Запас ризыклар да бетте,
Юк алырга акчасы.
Əтəчне суймыйча булмас,
Юк бит бүтəн чарасы.
Хужаның ниятен сизгəч,
Тавыклар бунт күтəрде:
"Качарга! Əтəчтəн соң
Безгə нəүбəт житəдер".
Таң алдыннан,тезелешеп,
Юл алдылар урманга.
Бөтенлəйгə! Һич кайтмаска!
Ирек,азатлык! Алга!
Ах,урманга керер өчен
Кирəк елга кичəргə.
Тавык халкы йөзə белми,
Инде ни хəл итəргə?
Кайсы эзлəп китте салны,
Кайсы көймə юлларга.
Чигенергə һич исəп юк-
Алга,бары тик алга!
Мут əтəчне бəйлəделəр
Вакытлыча арканга.
Авыл ягына хутласа,
Башы төшəр казанга.
Əтəч кайда да əтəч шул!
Хет булсын əсир,тоткын.
Тирə-юньне яңгыратты,
Гайрəт чəчеп нотыгын:
- Илдə тəртип һич калмады,
Хужасы юк бу илнең!
Əтəч зирəклеге житми
Илбашларына бүген.
Илне кулда тотар өчен
Əтəч акылы кирəк!
Күп өлкəдə безнең бырат
Сез наданнарга үрнəк!
Карагыз безнең халыкка:
Нинди гаярь,көчлебез!
Ул бездəге мəһабəтлек!
Йолкыш,мескен түгелбез.
Безнең арада очрамый
Бомж.,алкаш,зəңгəрлəр.
Таба алмассыз сез аларны
Гомер буе эзлəп тə!
Күпхатынлык... Лаф оралар.
Белмисез бит һич рəтен.
Əтəчтəн алыгыз өлге-
Житсə мəгəр кодрəтен.
Берүземə егерме бит!
Үзара дус-татулар!
Алиментка да бирмилəр,
ДыНыКы ясатмыйлар.
Күршедəге тавыкларга
Бик еш кына барсамни!
Утарыма кайтам бит мин,
Кетəгемне бутамыйм.
Юк-барга һич хəжəтем юк,
Чыгып чапмыйм əптиккə.
Тавыкларым да канəгать,
Каш сикертми ят-читкə.
Кояш чыгу,таң атуны
Без бит хəбəр итəбез.
Көчле,моңлы тавыш бездə-
Шаляпин көнлəшерлек!
Хəлил дə бит сөйгəненə
Безне кушып жырлаган.
Моңлы əтəч тавышына
Галиябану сокланган.
Бездə генə купшы кикрик,
Ул койрыклар дисеңме!
Зайцев модасыннан килгəн
Затлы,асыл киемме!
Əтəч кушаматын йөртə
Авыл саен бер нəсел.
Дəрəжəне төшермəгез,
Сəламен бирсен һəркем.
Титибикəлəремнəн дə
Əй мыскыллап көлəсез.
"Тавык күзе", "тавык мие",
."Тавыкбаш"та диясез.
Күпме сабый күзлек кия
Бишегеннəн төшүгə.
Причем монда тавык күзе,
Ни дияргə кешегə?!
Сукыр эчəк таба алмый
Кайбер надан табиблар.
Дипломын сатып алганнар-
Причем монда тавыклар?!
Правасын сатып алган-
Машина йөртə белмисез!
Əнə шундый кыз-кыркынны
"Тавык"кушып үртисез!
Затлы кунак килə калса,
Табында була тавык!
Шулпасы сырхауга дəва,
Авыруга бик тансык.
Күкəйме,йомыркамы ул-
Тормыш бармый шуларсыз.
Ачыкканда,ашыкканда,
Тəбəсе була хушсыз!
Брусчатканы пычрата дип,
Əй,буза куптаралар!
Шəһəрлəрдə,акча биреп,
Дачага шуны алалар.
Бер тавык та бер савыт-
Валюта булган гомер!
Күп мəсьəлə хəл ителгəн
Булгач шундый договор.
Зəмһəрир салкын кышларда
Йөреп булмый бүрексез.
Əтəч-тавыклардан башка
Сезнең тормыш күрексез!!!
...Мин болында йөри идем.
Хəйран калып тыңладым.
Сезгə дə менə житкердем
Ошбу əтəчнең зарын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь конкурсы