Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның мәдәният хезмәткәрләре тарих барлый (+фото)

Мәдәният хезмәткәрләре йолалар буенча паспорт эшли

Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләре авыллардагы онытылып баручы яки яңадан торгызылган гореф-гадәтләре, уеннар, бәетләр, риваятьләр, изге урыннар һәм башкалар  тарихка кереп калсын өчен алар турында язмалар туплыйлар. Күптән түгел Түнтәр мәдәнияте йортында район мәдәният хезмәткәрләре катнашында үткән семинарда шул хакта уртага салып сөйләштеләр. Бу көнне һәр милләт үз авылларыннан чыккан, үзләренә генә хас булган йолаларны тәкъдим итте.

Удмурт халкының милли уеннарын, Сосна  авылының үзенә генә  хас булган чабата биюен күзәтеп, Чапшар авылының  Пүгәч агачы, Мари зираты, Чапшар бияләе кебек тарихи урыннары турында киң эчтәлекле чыгышлар тыңланды бу чарада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар-киңәшмә