Балтачны таныткан батырлар
Сабантуйлар җиткәндә, кем ничектер, мин үзем Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган көрәшчеләребезне искә төшерәм.
Сәбәбе дә бар: бер чорда көрәш белән “җенләнеп” алган идем. Сабантуйга да көрәш карар өчен генә йөрдем дисәң дә була. Дөрес, еллар үтү белән бу мавыгу үтте, бүген инде аны тыныч кына карый да алмыйм. Әмма теге еллардагы хатирәләр шулкадәр ачык, шулкадәр матур... Инде ул көрәшчеләрнең кайберләрен йөзгә дә танып белмимдер (шактый еллар үтте, барыбыз да үзгәрдек ләбаса), тик бүген дә мин аларның күбесенең келәмгә чыгу, көрәшү рәвешен хәтерлим. Яңгулдан абыйлы-энеле Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковлар, Дамир Сафиуллин, Бөрбаштан Рифкать Хөсәенов, Салавычтан Рафис Насыйбуллин, Соснадан Рәдис Галләмов, Нормадан Сәйдәш Мәгъсүмов, соңрак Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов... – билгеле, легендар көрәшчеләребез болар гына түгел. Алар көрәшкән чорда да, аларга кадәр дә безнең көрәшчеләр республикада иң-иңнәр булды. Муса Җәлил призына үткән ярышларда чемпион калучыларны ул чактагы “Социалистик Татарстан” газетасының дүртенче битенә рәсемнәре белән бирәләр һәм аның абсолют күпчелеге безнекеләр була иде. Ә бу– данлыклы көрәшчеләребез исемлеге шактый озын һәм Балтач феномены булган бу җиңүләр чоры үтү белән ничектер алар да артка чигенде, онытылды шикелле. Бәхеткә, соңгы елларда бәйге-ярышларда, Сабантуйларда кабат аларны искә алалар, хөрмәтлиләр.
Без дә быелгы Сабантуйлары җиткәндә, уйлаштык та, элекке батырларыбызның истәлекләрен барларга, аларга берничә сорау бирергә булдык. Әйтик, ничә тапкыр Сабантуй батыры булдыгыз, ничәсе районда һәм ничәсе авылларда һәм кайларда? Иң беренче батыр калган бәйрәм? Иң истәлекле җиңү һәм иң истә калган алыш? Район көрәшчеләре арасында кумирыгыз яки кемнең көрәшен яратасыз? Сабантуйлар җиткәндә ниләр кичерәсез? Улларыгыз көрәш белән мавыгамы? Һ.б. Иң элек өч спорт мастеры биргән гаиләдә туып-үскән, данлыклы көрәшче биш бертуганның олысы Фәрит абый Әхмәдиевның җаваплары белән танышыйк әле.
ФӘРИТ ӘХМӘДИЕВ: “ДҮРТ ЯШЬТӘН БИРЛЕ КӨРӘШТЕМ”
– Мин биш тапкыр район Сабантуенда, бишәр тапкыр Малмыж һәм Казанның Совет, бер тапкыр Балык Бистәсе район Сабантуйларында баш батыр булып калдым. Иң беренче зур җиңүем – 16 яшемдә Яңгулда зурлар арасында (ул вакытта үлчәү авырлыклары юк иде) өченче урын алдым. 1966 елда Казанга укырга кергәч, классик көрәш белән шөгыльләнә башладым, 1968дә инде республикада дүртенче урынны алдым, 1972 дә Рәсәй чемпионы булдым һәм 1973 елда районыбыздан иң беренче булып Рәсәй спорт остасы исемен алдым. 1964 елдан бүгенгә кадәр көрәштем дисәм дә, арттыру булмас. Үткән ел гына район Сабантуенда ветераннар көрәшенә катнашмадым. Үз гомеремдә беренче урыннарны бик күп яуладым, әмма шулай да иң истә калган җиңү дип мин студент чакта 1969 елда Казанның Совет районы Сабантуенда өченче урынны алуымны саныйм. Авыл егетенә бу бит инде ул чакта дөнья аренасына чыгу белән бер. Әлеге Сабантуена республиканың барлык районнарыннан, чит төбәкләрдән дә бик күп көрәшчеләр килә иде шул. Ә улыма килгәндә, көрәшәм дисә, каршы килми идем, әмма ул баскетбол белән мавыкты. Көрәшәм дисә, әле дә соң түгел, спорт белән шөгыльләнгән, нык егет ул. Минем бит әле тагын бер мавыгуым бар: ат чабышы яратам мин. Безнең мебель фабрикасы атлары заманында барлык төрләр буенча Сабантуйда җиңәләр иде. Шуңа күрә көрәшне дә, ат чабышын да карарга тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев