Балтачны таныткан батырлар (дәвамы)
Сабантуйлар җиткәндә, кем ничектер, мин үзем Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган көрәшчеләребезне искә төшерәм.
АЙДАР ХӘЙРЕТДИНОВ: “КӨРӘШӘСЕ КИЛӘ ДИП КЕНӘ МӘЙДАНГА КЕРЕП БУЛМЫЙ”
– Мин район Сабантуенда 7 тапкыр баш батыр калдым, ә авылныкыларны санап та бармаганмын, аларның төгәл исәбе дә юк, гомумән, бик күп инде алар. Иң беренче тапкыр 2005 елда, унберенче сыйныфны тәмамлаган елны Арборда батыр калдым. Һәр җиңү кадерле булса да, көрәш бит ул, анда хәзерлексез, көч сарыф итми генә җиңәм димә, мөгаен, шушы беренче җиңү барыбер аерым урын алып торадыр. 9 яшемдә көрәш белән шөгыльләнә башладым. Минһаҗ бабам, әтием, абыем Айнур да көрәшчеләр иде, алардан башка да нәселебездә көрәшчеләр күп, өйдә бу хакта аз сөйләшенмәгәндер. Тренерым Дамир абыйның да роле, йогынтысы бик зур булды, билгеле. Мин Илдар Рәфыйков, Рифкать Хөсәенов, Дамир Сафиуллин, Айдар Гәрәевларның көрәшен бик ярата идем. Хәрәмләшүне белми торган, чиста, матур алымнар белән гадел җиңә торган егетләр иде алар. Үзем дә шулар кебек көрәшергә тырыштым. Көрәштән китүемнең төп сәбәбе – чын-чыннан даими шөгыльләнергә вакыт җитмәгәнгә булды. Билгеле, әле дә Сабантуйларын чабыш аты кебек көтәсең, әмма көрәшәсе килә дип кенә мәйданга, келәмгә чыгып булмый. Аңа җитди, ныклы әзерлек кирәк.
РИФКАТЬ ХӨСӘЕНОВ (рәсемдә): “ЛИМИТЫМ БЕТКӘН БУЛГАНДЫР ИНДЕ”
– Район Сабантуенда алты тапкыр баш батыр булдым. Бик күп тапкырлар авыл Сабантуйларында җиңдем, Казанда Дербышкида үткән Сабантуйда икенче урын алдым. Мин бит башта классик көрәш белән мавыккан идем. 1984 елда тренерыбыз Васил абый Гарифуллин, әйдә, районга милли көрәшкә барып кара әле ди. Бер атна шөгыльләндек тә, 75 килограмм авырлыктагылар арасында башта районда җиңдем, аннан Казанда чемпион калдым. Менә шуннан китте инде. Иң истә калганы дигәндә, бер елны район Сабан туена данлыклы пәһлеван Рөстәм Муханов килде. Баш батыр исеме өчен аның белән көрәшергә туры килде. Ул 140, мин 100 килограмм идек. Җиңдем мин аны. Безнең чорда бит авырлыклар хәзерге кебек бүлгәләнмәгән иде. 80 килограмм авырлыктагылар да 100, 120, 140 килограммлылар белән бил алышты. Ул елларда да бик хәрәмләшкән кешеләр булды. Әнә шундый көндәш туры килгән бер ярышта, ул махсус аягыма төшкәннән соң, җитди имгәнеп, спорттан китәргә туры килде. Дөрес, уңайланганнан соң ун еллап көрәштем, тик элекке дәрәҗәгә кайтып булмады. Иң зур җиңүләрем 80, 100 килограммда булды. Хәзер көрәшәсем килә димәс идем, күрәсең, минем лимит беткән булган. Шулай да көрәштән читтә түгел әле: төрле бәйге-ярышларда, Сабантуйларда хөкемдар мин. Улым да алтынчы сыйныфка кадәр көрәште, балалар көрәшендә чемпион калып, тәкә откан иде. Әмма бер ярышта кулын сындырды да, күңеле сүрелде. Волейболны үз итә, минем дә көрәш диеп мәҗбүриләгәнем юк. Районда бик көчле яшь көрәшчеләр үсеп җитте, тагын берничә елдан алар зурлар көрәшенә чыккач, безнең бу егетләргә тиңнәр булмас, Балтачның элекке даны кире кайтыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев