Балтачны таныткан батырлар(дәвамы)
Сабантуйлар җиткәндә, кем ничектер, мин үзем Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган көрәшчеләребезне искә төшерәм.
Сабантуйлар җиткәндә, кем ничектер, мин үзем Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган көрәшчеләребезне искә төшерәм.
ИЛДАР РӘФЫЙКОВ: “КАЯ БАРСАМ ДА, БЕРЕНЧЕЛЕКНЕ БИРМӘДЕМ”
–1984 елдан 2005 елларга кадәр көрәштем мин. Беренче тапкыр Борнак Сабан туенда тугызынчыны тәмамлаган елны батыр калдым. Шуннан китте инде. Кая барсам да, беренчелекне бирмәдем. Яңгул, Смәел, Чутай, Чепья, Субаш, Малмыж, Иске һәм Яңа Йөрек, Комбашы, Яңа Смәел Сабантуйларында, Питрәчтә, Казанның район Сабантуйларында баш батыр калдым. Бер елны Балтачта Рәсәй күләмендәге Сабантуй үткәрелде. Анда баш батыр өчен Габделфәрт абый белән көрәшергә туры килде. Бердәнбер очрак булды ул һәм анда мин җиңдем. Хәзер дә көрәшне бик яратып карыйм, яшьләр бик хәзерлекле, бик өметлеләр үсеп килә. Шөкер, дүрт улым да көрәшә, Русланыбызның уңышлары да шактый инде.
РӘДИС ГАЛЛӘМОВ: “ӘЛЕ ДӘ САБАНТУЙЛАРГА КЕРЕП ЧЫГАМ”
– Шулай килеп чыкты инде, район Сабантуенда мин фәкать бер тапкыр баш батыр калдым. Малмыжда исә өч тапкыр абсолют батыр булдым. Авылларда да шактый җиңдем. Соснада унҗиде тапкыр, Көшкәтбашта, Субашта биш-алтышар ел батыр калдым. Мари Төрек районында, Борнакта да җиңдем әле. Иң күп җиңүләрем 80 килограммда булды. 85 килограмм авырлыкта исә унбиш җиңүем бар. 80 килограммда өч тапкыр Муса Җәлил призын, дүрт тапкыр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчелеген оттым, Рәсәй чемпионы булдым. 17 яшемдә Казанда Татарстан беренчелегендә җиңү яуласам да, армиядән кайткач, үзебезнең Сосна авыл Сабан туенда батыр калу иң мәртәбәлесе дә, иң сөенечлесе дә булгандыр. 20 ел көрәшкәннән соң, имгәнүләр аркасында көрәштән киттем. Әмма әле дә авыл Сабантуйларына кереп чыгам: үткән ел авылда һәм Көшкәтбашта батыр калдым.
СӘЙДӘШ МӘГЪСҮМОВ: “ҺӘР НӘРСӘНЕҢ ҮЗ ВАКЫТЫ БАР”
– 1970 елны, район Сабантуе Ялтрада үткәндә үз авырлыгымда батыр калган идем. Ул чакта бит үз авырлыгым дигәне дә үзеңнән шактый зур гәүдәлеләр белән көрәшү дигән сүз. Шуңа да бу җиңү минем өчен бик кадерле булды. Карадуган, Норма, Субаш, Көек, Чепья, Кукмара районы авылларында күп тапкырлар батыр калдым. Иң хәтердә калган көрәшләрнең берсе Нормада Бөрбаштан Хәмит абый Кәримуллинны җиңү булды. Аннан соң тагын берсендә Кукмараның данлыклы көрәшчесе Фәһим Кадыйров белән бездә дә, Кукмарада да батыр калу өчен көрәшергә туры килде. Бездә – ул, аларда мин җиңдем. 1994-95 елларда көрәштән туктадым. Яшермим, көрәшәсе килә, әмма һәр нәрсәнең үз вакыты. Улым да көрәшкә кереп китмәде, үзешчән сәнгатьне сайлады.
Истәлекләрне Гөлсинә ГАРИПОВА язып алды.
Редакциядән. Бер язмада гына легендар көрәшчеләребезнең истәлекләрен биреп бетерү мөмкин түгел. Без әле бу темага әйләнеп кайтырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев