Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның төп йорт киленнәре

Кичә район күләмендә уздырылучы "Төп йорт килене" бәйгесенең финалы булды.

Чараның төп максаты булып татар халкының гореф-гадәтләре саклануның гаилә өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыклау, татар хатын-кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, яшь-ләргә кайнаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне күрсәтү, шулар үрнәгендә яшәргә чакыру тора.

Бәйгедә барлыгы 52 килен катнашты Шуларның 7се 6 мартта Балтач район мәдәният үзәгендә узган бәйгенең финал өлешендә сәхнәгә күтәрелде һәм төрле номинацияләрдә җиңүче дип танылды.

Гран-Прига Бөрбаш авылыннан Лилия Заһидуллина лаек булды.

Көшкәтбаштан Әлфия Гыйльманова – беренче, Чепьядан Марина Кузнецова – икенче, Субаштан Альбина Зәкиева өченче призлы урынга лаек булдылар. Нөнәгәрдән Гөлназ Нәкыйпова – “Иң сөйкемле”, Түбән Кенәдән Гөлшат Сибгатуллина – “Оста хуҗабикә”, ә Иске Салавычтан Алсу Фәрзиева “Авылым гүзәле” булып танылды.

Бәйрәм чарасында шулай ук 30 киленгә сертификат тапшырылды.

Төп йорт киленнәрен район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов котлады.

Фото, видео: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтачның төп йорт киленнәре бәйгесеннән мизгелләр
Балтачның төп йорт киленнәре бәйгесеннән репортаж

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: килен