Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның  үз кинотеатры булачак?

Район җирлегендә узып киткән ел район кино тарихында нинди вакыйгалар белән язылган һәм яңа елга  нинди планнар белән керүләре хакында Балтач кинооешмасы җитәкчесе Радик Тихонович Михайлов белән әңгәмә кордык.

– Радик Тихонович, үтеп киткән ел нинди вакыйгалар белән истә калды? 
– 2017 ел район кинооешмасы өчен уңышлы еллардан булды. Башка еллардан аермалы буларак, райондашларыбызга бик күп татар кинолары тәкъдим иттек. Бүгенге көндә татар дәүләт кинооешмасын Миләүшә Айтуганова җитәкли. Миләүшә Ләбибовна алга-киләчәккә карап эш итүче җитәкче. Ул шулай ук мөселман кино фестиваленең директоры да. Кино сәнгате белән хәбәрдар кеше, кайсы аудиториягә нинди кино кирәклеген яхшы белә. Әлеге фестиваль татар киносын булдыруда зур мәктәп. Һәм ул безнекеләргә нык тәэсир итте, актерлар җиң сызганып кино төшерергә кереште. Сыйфаты ягыннан түбән булса да, алар тамашачыны җәлеп итә. 
– Балтачлылар аеруча да кайсы татар киносын үз итте? 
– Балтач тамашачысына "Айсылу", "Тапшырылмаган хатлар", "Егет сүзе бер була", "Корыч" фильмнары тәкъдим ителде. Ә менә "Айсылу" фильмы кайда гына куелса да, зур аншлаг белән узды. Сәбәбе гади, чөнки төп рольне райондашыбыз Гөлназ Галимуллина башкара. 

– Радик Тихонович, кино сәнгатенең иң үтемле тәрбия чарасы икәне беркемгә дә сер түгел. Белем бирү учаклары белән тыгыз элемтәгез әле дә дәвам итәме?

– Мәктәпләр белән эшчәнлегебез инде күп еллар дәвам итә. Әлеге эшчәнлектә төп максатыбыз – тәрбия. Кино күрсәткәннән соң әлеге тема буенча иншалар яздыру гадәте дә традициягә керде. Әлеге иншалар буенча урыннар билгеләп, җиңүче укучыларны билгеләп, бүләкләр тапшырабыз. Укучылар фикере кәгазьдә генә калмый, без аларны үз эшчәнлегебездә кулланабыз. Әлеге юнәлештә Балтач урта мәктәбе аеруча да зур активлык күрсәтә, дияр идем. Эш белән онытыла төшсәк, алар үзләре үк берәр очрашу үткәрү хакында сорап мөрәҗәгать итә. Шунысын ассызыклыйсы килә, бала каршына чыгып озын чыгышлар ясаганчы, әлеге  теманы чагылдырган фильм тәкъдим итсәң, күпкә отышлы, дип уйлыйм.
– Автокинотеатр хакында сөйләшмәсәк әңгәмәбез тулы булмас иде...
– Автокинотеатр эшли башлау район өчен зур яңалык булды. Тулы ел эшләдек. Биредә без өр-яңа киноларны гына экранга чыгарабыз. Социаль челтәрдә үз төркемебез бар. Анда үзара аралашу репертуарны да сайларга ярдәм итә. Яшьләр хәзер бик мәгълүматлы.

– Җәй көннәрендә автокинотеатрда кинолар бушлай күрсәтелде. Бу үз-үзен акладымы?

– Җәй айларында киноларны бушлай күрсәтү райондашларны автокинотеатрга җәлеп итү максатында эшләнде. Һәм бу айларда, чыннан да, тамашачылар саны артты. Кинолар кабат түләүле күрсәтелә башлагач, аларның саны бераз кимеде, әмма зыянлы түгел.

– Радик Тихонович, без гел хәзергене элеккеге белән чагыштырырга яратабыз. Элеккеге Балтач күпләр күңелендә үзенең кинозалы белән сакланса, киләчәк Балтачны мин ни өчендер затлы кинотеатрлы  итеп күз алдына китерәм. Бу чынга ашмас хыял түгел...

– Сез нәкъ тә минем хыялларымны бәян иттегез. Мин затлы, зиннәтле, әмма шул ук вакытта кечерәк масштаблы кинотеатр хакында хыялланам, күңелемдә инде аның бинасын да төзеп куйдым, ул нәкъ «Әкият» кинотеатрын хәтерләтәчәк. Кино – ул милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, яшәешен ачык чагылдыручы сәнгать төре. Шуңа да киноның үз театры булырга  тиеш.

– Радик Тихонович, 2017 елга югары нотада нокта куелды. 2018 елдан ниләр көтәсез, ниләр өмет итәсез?

– Дистә еллар дәвамында республика күләмендә яулаган уңышларыбыз дәвамлы булсын. Тамашачыларыбыз сау-сәламәт, күңелләре көр булсын. Без исә аларны яңа, тәрбияви кинолар белән куандырырбыз. Яңа еллар һәрбарчабызга бары куанычлар гына алып килсен.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кинотеатр