Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның “Верентенце” ансамбле “Каравон”га бара

Район балалар сәнгать мәктәбенең "Верентенце" фольклор ансамбле 29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" XXIV халыкара рус фольклор бәйрәмендә чыгыш ясаячак.

Рус халкының милли бәйрәме "Каравон" ел саен Татарстаннан, Идел һәм Урал буе төбәкләреннән йөзгә якын фольклор ансамбльләрен җыя. Быел бәйрәм программасында 130га якын коллектив катнашырга теләк белдергән. Шул исәптән, районыбызның сәнгать мәктәбе Людмила Шустова җитәкчелегендәге "Верентенце" фольклор ансамбле катнашачак. "Верентенце" - районыбызның бердәнбер рус фольклор балалар ансамбле булуы белән үзенчәлекле. Ансамбль җитәкчесе Людмила Шустова: "Каравон"ны без ел да көтеп алабыз. Рәсәйкүләмендә зур танылу алган әлеге бәйрәмдә бик күп иҗат коллективлары белән танышабыз, аларның чыгышларын күрәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Әлеге фестиваль-бәйрәмдә 10 ел рәттән катнашып киләбез. Алдагы елларда фестивальнең зонара сайлап алу турларында катнашып, уңышларга ирешә килдек. Хәзер безнең иҗат коллективын таныйлар, беләләр. Шуңа күрә быелгы бәйрәмгә махсус чакыру алдык. Бу - безнең өчен зур дәрәҗә. "Веретенце" ансамбленә Кече Лызи урта мәктәбе һәм Карадуган гимназиясе укучылары йөри, барлыгы 18 укучы катнаша. "Каравон"да ансамбльбелән репертуарыбызда булган рус халкының борынгы җырлары белән чыгыш ясаячакбыз", дип таныштырып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250