Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта "Аһәңле Татарстан" халык уен коралларында уйнаучылар республика фестивале узды (фото)

Мәдәният үзәгендә кичә, 5нче декабрьдә, ТР Мәдәният министрлыгы республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган "Аһәңле Татарстан" халык уен коралларында уйнаучылар республика фестивале узды.

Көндез 19 районнан килгән катнашучылар арасында сайлап алу туры үтсә, кичен тамашачы хозурына фестивальнең Гала-концерты тәкъдим ителде.
Кичәне ачып җибәрү өчен сүзне ТР Мәдәният министрлыгыннан Фәнзилә Хаким кызы Җәүһәровага тапшырдылар. Концертны "Яңа гасыр" каналы алып баручысы Илдар Кыямов белән район мәдәният үзәге хезмәткәре Галия Йосыпова алып барды.
Махсус кунак буларак чакырылган "Сорнай" татар фольклор вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы зур алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250