Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта “Алтын каләм” иясе бары берәү

Бүген “Алтын каләм” конкурсының район буенча сайлап алу туры үтте. 20гә якын эш арасыннан җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды.

Конкурста катнашучыларның эшләрен ачып карауга ук кайсының иҗат дөньясында гизүен, ә кайсының катнаштыммы катнаштым өчен генә шигырь һәм язмалар җибәргәне күренеп тора. Шунысы бигрәк тә гаҗәпләндерде, бер укучының язмасы минем “Хезмәт” газетасында басылып чыккан язмамны алып, шуңа үз фикерен өстәп, үзенеке итеп бирүе иде. Хөрмәтле укытучы һәм укучылар, киләчәктә мондый әйберләргә юл куймасагыз иде, чөнки жюрида да читтән килгән кешеләр түгел, ә районыбыз вәкилләре утыра.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева, район мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова, район үзәк китапханәсе мөдире Резеда Зарипова һәм минем катнашудагы жюри ике дистәгә якын эш арасыннан иң яхшысы дип бары берне сайлап ала алды. Ә бит яшь үзенчәлекләре өчәү. Елдан-ел укучыларның иҗатлары көчсезләнә бара. Алар конкурска да ел әйләнәсе әзерләнәсе, иҗат итәсе урынга көне килеп җиткәч кенә тотына. Ләкин андый эшләр берничек тә җиңү яулый алмый.

Җиңүчеләребез бар, тик алар белән сез “Хезмәт”нең киләсе санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәллүр каләм