Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта «Ел тәрбиячесе» бәйгесе уза. Нәтиҗәләр кайчан ясала?

10 декабрьдә «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының финалы узачак.

«Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабынының тәүге сынавы Чепья балалар бакчасында узды. Педагоглар балалар белән үткәрелгән чарада үзләренең талантларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Чираттагысы исә Норма балалар бакчасында узып, педагоглар үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән уртаклашты, хезмәттәшләренең тәҗрибәсен үзләштерде.Балтач 2 нче номерлы балалар бакчасында « Ел тәрбиячесе-2022»муниципаль конкурсының икенче этабының йомгаклау чаралары булып узды.

Күп балл җыйган җиде конкурсант 10 декабрьдә финалда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Конкурста катнашучыларның барысы да лаеклы педагоглар һәм үз эшләренең осталары!

«Ел тәрбиячесе-2022» һөнәри осталык конкурсы «Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы кысаларында үткәрелә.

Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең талантлы педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогларның социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, инновацион педагогик тәҗрибәне тарату, иҗтимагый үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләүче социаль институт буларак мәгариф системасы турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Чыганак: @upravlenie_obrazovania_baltasi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел тәрбиячесе