Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” ничек узды? (+фоторапортаж)

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә.

Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды. Быел бу медальгә Смәел авылында 52 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче Гөлсем һәм Фаварис Галиевлар лаек булды. Аларга медальне җылы теләкләрен юллап, район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

Районыбызда әле генә аваз салган 100нче сабый Сәид һәм аның әти-әнисе Айгиз белән Зөлфия Миннуллиннар гаиләсе дә бәйрәм кунаклары булып, Татар конгресының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Вакыйф Зәкиев тарафыннан тәбрикләүләр кабул иттеләр.

Алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлзада һәм Мансур Закировлар, Рузилә һәм Әгъләмҗан абый Нигъмәтҗановлар, Зоя һәм Александр Федоровлар, Нурсия һәм Тимербулат Гафаровларны истәлекләре көннәре белән район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова котлады.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алтын туй