Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта гаризаларга тантаналы рәвештә кул куелды (+фото)

“Балтач” спорткомплекс бинасында район яшьләр, ЗАГС һәм мәдәният бүлеге белән берлектә “Яшь гаилә” клубы утырышы узды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов яшьләргә матур теләкләрен юллап, чараны башлап җибәрде. “Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре яшьләрне кызыклы формада таныштырды. Парларга төрле тренинглар, тестлар үткәрелде. Анализны ясау өчен махсус экспертлар чакырылды: озак еллар Балтач районында матур итеп гомер итүче күп балалы Булат һәм Фирая Зыятдиновлар гаиләсе, татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, ветераннар Советы активисты Ситдыйков Габдулла Мөхәмәтгали улы. Алар яшьләргә гаилә тормышының серләрен, үзләренең киңәшләрен сөйләп узды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Гатиятуллина Алсу Фариз кызы яшь гаиләләр өчен булдырылган яңа программалар белән таныштырып узса,  психолог Гүзәл Җиһаншина исә парларга файдалы киңәшләрен җиткезде. Хореограф Лариса Дәүләтшина кунаклар өчен махсус бию буенча мастер-класс уздырды.  Кульминацион момент булып ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Ривхат кызы Әхмәтханова  гаризаларга тантаналы рәвештә кул кую чарасы уздырып, яшьләргә ныклы гаилә төзүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев