Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта гүзәл затларны хөрмәтләделәр (фото)

Бүген бистәбезнеӊ мәдәният үзәгендә районыбызныӊ һәр җирлегеннән җыелган гүзәл затларыбызны котладылар.

Тышта ап-ак кар булса да, күктә яз кояшы балкый. Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтә. Язның беренче бәйрәме уңаеннан, 7 март көнне бистәбезнеӊ мәдәният үзәгендә районыбызныӊ гүзәл затлары өчен бәйрәм чарасы үтте. Җыелган хатын-кызлар, әбиләр, апаларны иң элек нәниләр тәбрикләде. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов аларныӊ гаиләдәге, тормыштагы тоткан урыннарына югары бәя бирде, чибәр һәм сөйкемле, эшчән һәм тыйнак булуларына үзенеӊ соклануын белдерде. Һәр гаиләнеӊ тоткасы булган илаһи затларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләде. Бер төркем хатын-кызларга истәлекле бүләкләр, мактау таныклыклары тапшырылды.

Залга чакырылганнарга үзебезнең җирлек артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Югары дәрәҗәдәге номерлар, матур җырлар, залда утырганнарны да җырлатты, уйлатты, сокландырды, музыка дәрьясында йөздерде. Концертттан соӊ таралган һәрбер кешенеӊ йөзендә канәгатьләнү хисе балкый иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250