Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта – “Холли” буяулар фестивале, коляскалар парады. Яшьләр көнендә тагын ниләр булган? (+фоторепортаж)

Кичә районда Яшьләр көне узды. Ул форум белән "Сабантуй" ял паркында башланып китеп, "Балтач" ял паркында бәйрәм концерты белән дәвам итте.

"Балтач" ял паркына җан керде: биредә төрле җыр-бию, Ирек Фатыйхов, Раннур Әүхәдиев белән башланып китеп, "Рәвешләр" юмор театры резидентлары Айдар Галиаскаров белән Әбри Хәбриев дәвам иткән уен-көлкеле алып бару, "Холли" буяулар фестивале, коляскалар парады, дискотека булды. Балалар уен мәйданчыгында күңел ачса, зурраклар сәхнә яныннан ерак китә алмады.
Үзешчәннәр белән бергә, танылган җырчы, татар эстрадасы "чикерткәсе" Мөнир Рахмаев чыгыш ясады. Аның дәртле җырлары, биюче Ренат Хайруллинның сәхнәне "дер" селкетүе яшьләргә дә, олыларга да ошады. Шулай ук Казаннан килгән "Позитив" төркеме биюче егетләренә дә тиңнәр булмады.

Коляскалар парады районда тәүге тапкыр оештырыла. Шулай да, анда 5 гаилә катнашты. Балаларның әле мондый коляска күргәннәре дә булмагандыр: зур чәчәк эчендә бал корты булу, кечкенә өйдә утыру, нәни паровозда йөрү, Балтач гербы төшерелгән коляска кемгә тәтегән ди әле?! Ата-аналар да, балалар да шат күренде. Түнтәрдән Газимовлар гаиләсе белән аралаштым. Игезәкләре Солтан һәм Сөләйман нәни бал кортлары, ә колясканы умарта итеп бергәләшеп ясаганнар икән. Уллары "тәрәзә"дән елмаеп карап утыралар. Аларның тырышлыгы бушка китмәде: коляскалар парадының җиңүчеләре дип табылдылар һәм район ЗАГС бүлегенең кыйммәтле бүләгенә лаек булдылар. Шулай ук Сәрдектән Тәбрисовлар гаиләсе, Балтачтан Мөлековлар гаиләсе призлы урыннарга лаек булды. Калганнар да бүләксез калмады.

"Холли" буяулар фестивале дә яшьләрнең күңеленә хуш килде. Казанда ул ел саен оештырыла, әле Балтачта беренче генә тапкыр, әмма үз аудиториясен тапты кебек.

Концерт өлешеннән соң, дискотекага старт бирелде. Ачык һавадагы дискотека яшьләргә тансык булган икән: ахырга кадәр биеделәр. Бәйрәм югары нотада тәмамланды. Яшьләр мондый күңелле чарадан, һичшиксез, канәгать калганнардыр.

Ландыш Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250