Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта күк капусын ачтылар (+фото)

Апрель ае дәвамында район кинооешмасы мәктәпләрдә булып “Күк капусы ачылганда” фильмын укучыларга тәкъдим итте. 

Фильмның сценарий авторы – Рабит Батулла, режиссеры Фәнис Дәүләтшин. 
Төп рольләрне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры һәм Камал театры артистлары Илфат Камалов, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Хәйри, Гөлнара Мулланурова башкара. 
Бәйрәм алды көннәрендә әлеге фильм район мәдәният үзәгендә бистә балалары өчен күрсәтелде. 
– Авторлар фильмның сюжетын шактый кызыклы һәм заманча итеп ясаган, комедия элементларын керткән, шул ук вакытта тамашачыга төп теманы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның шәхесе, иҗаты, мәхәббәтен тере итеп җиткерә алган. Укучылар өчен бик файдалы фильм дип ассызыклыйсым килә , – диде Балтач урта мәктәбенең 6 а сыйныфы укытучысы Ләйлә Әхмәтҗанова. 

Руфия Закирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фильм