Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта клип төшерү модага керде ахыры

Татарча музыкаль каналларны ачсаң, районыбызда төшерелгән клиплар еш очрый. Мондый чакларда күңелдә ниндидер бер горурлык хисе уяна, димәк, Балтачыбыз үзенең төзеклеге, матурлыгы, кунакчыллыгы белән Татарстанга танытырлык.

Ләкин шунысы да кызык, Балтачка бернинди мөнәсәбәте булмаган җырчылар да безгә килеп клип төшерә. Моның сере нидә соң? Клиплары белән райондашларыбыз күңеленә тагын да якынайган җырчыларның кайберләре белән кыскача әңгәмәмне сезгә дә тәкъдим итәм.

Беренче итеп Салават Миңнехановның "Барам, барам" дигән җырына тукталып үтик.
- Салават, клипны Балтачта төшерү идеясе кемнеке?
- Бу җырга клип бөтен Татарстан буйлап җәй көне төшерелгән иде. Клипны монтажлап бетергәч, нәтиҗәсе ошамады һәм яңадан төшерергә булдым. Ә оператор буларак Балтачта яшәүче бик талантлы егет Фәнзил Гәрәфетдиновка мөрәҗәгать иттем. Ул оператор да, монтажер да булды һәм клипның идеясен дә бергә уйладык. Уйлаштык, уйлаштык та сценарийны 30 минут эчендә язып та куйдык. Шулай итеп төшерергә мәйданчыклар эзли башладык. Фәнзил Балтач егете буларак бөтен җирне һәм кешеләрне белә диярлек. Шуңа күрә Казанга якынырак районда, ягъни Балтачта төшерергә булдык. Монда миңа Айзат Шәйхелмәрданов һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Доссаф җитәкчелеге, Карадуган һәм Арбаш авыллары халкы, ферма хезмәткәрләре, дусларым җырчы Илназар һәм Ильяс Якупов, эвакуаторда эшләүче Иңгель абый һәм Салават, гомумән Балтач халкы бик ярдәм иттеләр.

- "Иван Васильевич меняет профессию" кинофильмында күргән кайбер күренешләрне сезнең клипта да очратырга мөмкин иде. Бу очраклык кынамы?
- Бу бит юморлы клип. Күбесенчә авыл турында түгел, ә ир һәм хатын мөнәсәбәте турында. Ир-егет үзенең сөйгән ярына чәчәкләр алып, аның белән тизерәк күрешергә тели. Проблемаларга очрый, ә хатыны үзенекен итә, гел бәйләнергә генә тора. Ул аны баштан ук тизерәк, тизерәк дип кумаса, бәлки герой рәхәтләнеп аның янына вакытында барып җитәр иде. Клипның башындагы һәм азагындагы кыз ул минем тормыш иптәшем, җырчы Гүзәлем.

- Иҗатыгызны яратучылар клипларыгызның бик бай мәгънәле булуын күрә. Сер түгел, аларның кайберләре чит илдә төшерелгән, ә мондый тематикадагы клибыгыз беренчесе. Тамашачы аңа карата нинди фикердә?
- Бу җырыма клип төшергәндә минем аны гадиерәк итеп эшлисем килде, ул минем үзем өчен дә яңалык иде. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм, ул интернет челтәрендә бер ай эчендә 40000нән артык карау җыйды, аның хәтлене әле шуның кадәр тиз арада бер клибымның да җыйганы юк иде.
Икенче әңгәмәдәшем Фидаил Зарипов һәм аның "Тыңла йөрәгемне" җыры.
- Фидаил, беренче клибыңның төшерелү тарихы белән таныштырып үтче.
- Бу клипны ике тапкыр төшердек. Беренчесе Казанда - фатирда, метрода һәм урамда төшерелде. Кыскача гына сөйләп узсам, эчтәлеге болаерак иде, теге кыз мине эзләп килә фатирга, ә мин инде анда юк, квартира буш. Бу тормышта юк кебек. Әлеге версия "Барс Медиа"га ошамады. Җәй көне төшерергә дип калдырдылар. Икенче тапкыр төшерүгә май аенда әзерләнә башладык. Аннан мин Балтачта төшерик дигән фикеремне әйттем, "Барс Медиа"ларны кунакка чакырдым, Балтачның матур җирләрен күрсәттем, ошаттылар һәм ризалыкларын бирделәр. Бу вакытта дусларның таянычын бик тойдым. Иң беренче Радик абый Закировка рәхмәт әйтәсем килә, аның фазендасында төштек бит. Ул: "Килегез, төшерегез, миннән нәрсә кирәк, барысы да булыр", диде. Сценарий буенча өй кирәк булды, анысы белән Фәргать абый Шәфигуллин (ул чакта әле район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе иде - З.Х.) ярдәм итте, үз йортында клип төшерергә рөхсәтен бирде, рәхмәт яугыры. Клиптагы кызыл машина Илдар абый Галиуллинның хатыны Гөлнур апаныкы. Алар Фәргать абый белән күршеләр. Без клип төшерәсе булгач урамнарындагы чирәмнәргә кадәр кистереп чистарттылар, хөрмәтем дә, рәхмәтем дә чиксез аларга. Фәргать абый: "Фидаил, син дип бер атна инде мөкәйләп урамда чәчәк үстерәбез, Кадрия апаң эшләтеп үтерә бит инде", дип көлде.

Без өйләренә килеп кергәндә Кадрия апа өстәлгә кадәр әзерләп, бәлешләр пешереп куйган, үзләре өйдә юк иде, ачкычның кайда икәнен әйтеп калдырдылар. "Барс Медиа"лар шаккаттылар инде ГАИ начальнигының өенә ачкычны алып кереп, бәлешләр ашап, киемнәрне үтүкләп, ял итеп чыкканга.

"Зиләйлә" кафесы Илдар Галиуллинныкы. Кайбер моментларны анда төшерүгә Илдар абый белән Гөлнур апа бик булыштылар. Сценарий буенча мин гади жырчы, ә теге кыз бик бай. Шуңа да ул минем көннәр буе клубта ятканны яратмый һәм репетиция вакытында бүләк иткән йөзегемне кире бирә. Ул кадрларны район мәдәният йортында төшердек, Айзат Шәйхелмәрданов белән Алмаз Миргалимовның ярдәме зур булды. Клип төшергәндә кызык моментлар да булгалады. Теге кызны фазенда да Рөстәм Хөснетдинов каршы алды (Радик Закировның кияве), чөнки ул кызның бай егетен уйнаучы килмәгән иде. Кеше кирәк булганга Рөстәмне көчкә ризалаштырдык.

Каракүлгә барырга кушкач кына барган идек, төшәбез дип уйламадык та, ләкин ул моментлар да клипта урын алды.
Клиптта төшү кызык, но дубль саны ардыра.

- Кадр артында нинди моментлар калды?
- Безгә алмагач бакчасы кирәк иде, ак чәчәктә утырганы. Таба алмадык. Кара күлдә көймәдә йөрү бар иде, анысына көймә табылмады, шуның белән калды. Анда кызык моментлар күп иде, ләкин аларны газетага яздырырга ярамый.

- Клибыңда төшкән кызны теге кыз дип кенә сөйләдең. Кем ул, таныштырып үтче.
- Ул кыз Ульяновскийныкы, Алия исемле татар кызы.

P.S. Клипның беренче версиясен Фидаил Зариповның контакттагы битеннән карап була.
Видеоязма: https://www.youtube.com

Видеоязма: https://www.youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250