Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта коляскалар… парады булачак

27 июньдә иң үзенчәлекле бала арбасы ясаучылар ачыкланачак. 

Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Бала арбалары парады" - "Парад колясок" дип аталган бәйге игълан итә. Конкурста балалары белән ата-аналар катнаша ала. 

Мөһим шарт: баланың яше 5 яшьтән артмаска тиеш. Шулай ук катнашучылар үзләренә җанатарлар төркеме дә булдыра ала. 

"Коляскалар парады"нда катнашу өчен балалар коляскасын конкурсны оештыручылар тәкъдим иткән темаларга нигезләнеп, төрле технология, өстәмә аксессуарлар ярдәмендә бизәү кирәк. Бәби арбаларын бизәү өчен темалар һәм номинацияләр төрле.

Болар "Милли төсмер" (милли әкият геройлары, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән бизәлеш), "Галәм дөньясы" (космик техника, космонавтикага бәйле һөнәрләр, фантастика, НЛО һ.б.), "Район үзенең һөнәр ияләре белән данлы" (гаилә династияләре, талантлары, сәләтләренә бәйле бизәлеш), "Мультик вакыйгалары" (төрле мультипликацион фильмнарга нигезләнгән бизәлеш). 

Белешмәләр өчен телефон - 2-60-30 (район ЗАГС бүлеге) 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коляскалар парады