Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта "Җәлил укулары" башланды

Бүген Балтач үзәк китапханәсендә II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде.

Исегезгә төшерәбез,чара быел икенче мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: М.Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һәм башкалар) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый. Шулай ук бу елдан яңа номинацияләр дә өстәлә. Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару. Әлеге номинациядә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар өчен дә номинация булдырылды һәм бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларның әсәрләрен татар һәм урыс телендә башкарырга мөмкин. Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

Бүген район үзәк китапханәсенең уку залында 40 тан артык нәфис сүз остасы көч сынашты. Араларында тәүге тапкыр катнашучылар да, узган ел бераз чирканчык алучылар да бар. Бәйге башланганчы узган ел җиңү яулаган, Балтач данын республика сәхнәсендә таныткан гимназия укучылары Данил Садыйков белән Диләрә Муллагалиева башкаруында шигырләр тыңланды.

Җиңүчеләр белән бераз соңрак таныштырырбыз. Бездән аерылмагыз.

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтач данын республика сәхнәсендә таныткан Данил Садыйков "Одной девушке" шигырен укый
Зилия Әскарова "Болында" шигырен укый

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәлил укулары