Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта «Җәлил укулары» (+фото)

Район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештырды. Чараның максаты татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы узды. Укучылар төрле номинацияләр буенча чыгыш ясадылар. Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә, хәтта инглизчә дә ишетә алдык. Конкурска шулай ук сынлы сәнгать номинациясе буенча да эшләр кабул ителде.

Бәйгенең нәтиҗәләре белән алдарак таныштырырбыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтачта "Җәлил укулары" узды

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге