Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта мүзей нигә юк (+фото)

Бу сорауны Балтачыбызга килгән кунаклар еш кабатлыйлар.

Дөрестән дә, нигә район үзәгендә юк соӊ ул музей? Аныӊ сәбәпләре берничәдер, беренчедән, районыбызда даны элекеге Союз буенча таралган Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее гөрләп эшли, икенчедән, үзәктән ерак булмаган Карадуган авылында «Себер тракты» һәм «Муса Җәлил» музее эшен бик матур итеп алып бара, Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзинеӊ йорт-усадьба музее да килүчеләрне кабул итәргә һәрчак әзер, Нөнәгәр мәктәбендә урнашкан беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашева музее материаллары да бик бай.

Шулай ук, бистәнеӊ үзендә музей булдыру белән янып, аӊа экспонатлар туплау белән шөгыльләнгән кеше булмады, дисәк тә дөреслектән ерак булмас. Ниһаять, бу юнәлештә боз кузгалды, дип әйтергә була. Балтач мәдрәсәсенеӊ өченче катында ремонт эшләре тәмамланган һәм анда «Татар халык мәгарифе музее» урнашачак.

Бу эшнеӊ башында башлар йөрүче Рамил хәзрәт Бикбаев әйтүенчә, мүзейныӊ концепциясе инде әзер, акрынлап экспозицияләрне булдырып, урнаштыру эшенә керешәчәкләр. Үзәк мәчеткә ифтар мәҗлесенә килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, районыбызныӊ кураторы Мәҗит Салихов Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бинаныӊ хәзерге торышы белән кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей