Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта Сабантуйга бүләк җыю көне билгеле булды

8нче июнь – җомга көнне Балтач бистәсендә 18.00 сәгатьтә әрәпә - Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю башланып китә.

Әрәпә җыюда катнашучылар иң элек район мәдәният үзәге янындагы мәйданга җыелып, район башкарма комитеты җитәкчелегенең хәер-фатихасын алып, бистә урамнары буйлап таралачак.

Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны безнең Балтач якларында матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән Әрәпә җыю дип атыйлар. Бу безнең бер миллилегебезне, гореф-гадәтебезне күрсәтә. Әрәпә – ул Сабантуйга әзерлекнең бер йоласы. Бүләк җыюны икенче төрле - сөрән салу яки сөрән сугу дип тә атап йөртәләр.

Әрәпә җыю – бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырган яшьләр, бала-чага, колгалар күтәргән милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр. Ә кайсыбер авыл җирлекләрендә Сабантуйга йомырка җыю йоласы да сакланып калган.

Гадәттә, әрәпә җыючыларны йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе капка төбендә бүләге белән көтеп ала. Бүләкләрен соңгы килгән атка, иң өлкән көрәшчегә яисә туры баганага менүчегә дип махсус атап бирүче якташларыбыз да очрый. Яшь кызлар баш батырга дип сөлге чигеп тә биргәннәр. Шунысы да кызык, әрәпә вакытында Сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк тапшыра. Ә яшьләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар һәм такмаклар башкара. Әлеге йола Сабантуйга чакыру буларак кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әрәпә