Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта шаярттылар

«ШаяртабызИч» татар КВН лигасының зона этабында – 12, финалда 9 команда катнашты.

Балтач мәдәният үзәгендә районыбыз яшьләре арасында «ШаяртабызИч» татар КВН лигасы узды.

«ШаяртабызИч» татар КВН лигасының зона этабында – 12, финалда 9 команда катнашты.

Катнашучыларның чыгышларын Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Мөслимова Ленария Радик кызы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы территорияләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Сәгыйтов Илнур Газинур улы, күп кенә тапшырулар алып баручысы, тамада, шагыйрь Галиәскаров Ринат Әнәс улы, «ӘйдәШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдиев, Балтач район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы бәяләделәр.

Җиңүче командалар:
Гран-при – "Исемсез" командасы, Нөнәгәр авылы
1 урын – "Краш" командасы, Чепья авылы
2 урын – "Бөрбаш колбасасы" командасы, Бөрбаш авылы
3 урын – "Кызган таба" командасы, Карадуган авылы

Төрле номинацияләрдә җиңүче булган командалар:

"Иң музыкаль команда" – "Сос.на" командасы, Сосна авылы

"Иң шаян команда" – "Дорга яшьләре" командасы, Дорга авылы

"Иң перспектив команда" – "Алга" командасы, Шубан авылы

"Иң харизмалы команда" – "Нормальный" командасы, Норма авылы

"Иң тырыш команда" – "Смәел борчаклары" командасы, Смәел авылы

Чыганак: baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квн