Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта “Сәнгать төне” ничек узган

3 ноябрь үзәк китапханәдә Бөтенроссия акциясенә кушылып "Сәнгать төне" уздырылды.

"Сәнгать төне"ндә китапханәгә килгән күпсанлы кунаклар сәнгать музее белән таныштылар, китапханә каршында оештырылган "Салават күпере", "Күңел җәүһәрләре" клубларында мастер-класс уздылар, самовардан төрле шифалы үлән чәйләре эчтеләр, төрле образларда фотога төштеләр. Китапханә хезмәткәрләре аларны яңа китаплар белән таныштырды. Кичә кунаклары өчен "Сәнгать дөньясында" исемле китап күргәзмәсе эшләде. "Сәнгать төне" район сәнгать мәктәбенең инструменталь ансамбле җырлары белән баетылды. Сихри "Сәнгать төне" театраль «Йөзек кашы», әдәби "Шигъри тәлгәшләр" клубы әгъзалары чыгышы белән тәмамланды. "Йөзек кашы" әгъзалары Альберт Гаделнең өр-яңа китабыннан "Безнең авыл Наполеоны" пьесасыннан өзек күрсәттеләр. Сәнгать сөючеләр үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дип хәбәр итәләр китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250