Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта "Талантлар парады" төбәк фестиваленең гала-концерты башланды (фото)

Башланды! Бүген көне буе барган "Талантлар парады" төбәк фестиваленең гала-концерты Балтачыбыз талантлары чыгышы белән башланды.

Күпкырлы талант иясе, җырчы да, биюче дә, уен коралларында да уйнаучы Мәдинә Мостафина фортепианода бик бирелеп уйнады. Талантыбызны "Зәлидә" дуэты алыштырды. Аннан инде Эрик Васинкин җитәкчелегендәге бию төркеме сокландырды.  Район башлыгы Рамил Нотфуллин да ачылышны игълан итеп, талантлы  балаларның күп булуына соклануын белдерде. Концерт дәвам итә һәм әйтергә кирәк, искиткеч номерлары белән таң калдыра.Күрше-тирә районнарның чыгышлары да әле бик озак күңелләрдә сакланыр. Сабаларның башкорт биюен генә алыйк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев