Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта тәүге әрәпә узды. Кайда? (+фото)

Сабан туй бәйрәменә бүләк җыюны беренчеләрдән булып яңгуллылар башлады.

Узып киткән атна Яңгул авылы халкы өчен тарих битләренә әрәпә җыю белән кереп калды. Алар районда беренчеләрдән булып Сабан туйга бүләк җыярга чыкты. Әлеге изге эшкә тиздән 95 яшьлеген билгеләп узучы Бәгъдәгөл Әгъзамованың хәер-фатыйха бирүен мәдәниятлеләр яхшыга юрады. Бәгъдәгөл апа күп итеп бүләген, уеннарга дип йомыркасын да тапшырды. 

- Авылдашлар актив булды. Әрәпә җыючыларыбыз да матур традицияне җиренә җиткереп башкарды. Гармун моңнарына күмелеп, рәхәтләнеп әрәпә җыйдык. Барлык авылдашларны, якташларны, районыбыз кунакларын бәйрәмгә көтеп калабыз, - ди мәдәният йортының сәнгать  җитәкчесе Ләйлә Габделхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев