Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта – «Уку бәйрәме»

«Уку бәйрәме»нең беренчесе 23 октябрь көнне Балтач районында уза. Ул Арбор авылы мәктәбендә һәм Балтач мәдәният йортында узачак.

Оешуына 100 ел тулу уңае белән Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында китап укучылар белән очрашулар уздыра башлый. «Уку бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар  «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә, шулай ук район басмалары редакцияләре катнашында уздырыла. Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, бүләкләр уйнату, җыр-бию, яңа китаплар белән танышу һ. б. кызыклы чаралар көтелә.

«Уку бәйрәме»нең беренчесе 23 октябрь көнне Балтач районында уза. Ул 10 сәгатьтә Арбор авылы мәктәбендә, 13 сәгатьтә Балтач мәдәният йортында башлана. Әлеге чарага танылган язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов, танылган шагыйрә Илсөяр Иксанова, журналист Риман Гыйлемханов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, халыкара конкурслар лауреаты Булат Хисмәтов киләчәк.

Керү ирекле. «Уку бәйрәме»нә рәхим итегез!

+6

Фото: З.Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку бәйрәме