Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачыбызда “Тукай эзләре буйлап” маршруты старт алу зур горурлык!

2017 елның декабрь аенда Татарстанда Тукай эзләре буйлап велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар әзерләнүе хакында җитди сөйләшү булган иде.

Татарстан велосипедчылары “Тукай эзләре буйлап” – “Путь Тукая» веломаршруты оештырып, Тукай рухына якынаерга чакыра. Татарстан журналистлар берлегендә «Тукай юлы – мәдәни сәфәр, Татарстанның мәдәни мирасын барлау, Татарстанда велосипед һәм җәяүле туризмны үстерү» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта «Сантьяго юлы» веломаршруты үрнәгендә “Тукай эзләре буйлап” (“Путь Тукая”) веломаршруты тәкъдим ителде.

Әлеге проектның Журналистлар берлегенә кызыклы булуын Римма Ратникова, беренчедән, Тукайның бик көчле публицист булуы белән бәйләп, икенчедән, журналистларның кызыклы идеяләрне күтәреп алырга әзер булуы белән бәйләп аңлатты.

Веломаршрутны Татарстан велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев тәкъдим иткән иде. Озак көттермәде, зур әһәмияткә ия, мавыктыргыч идея тормышка да ашты.

Бүген – 3 гыйнвар көнне бу маршрут беренче мәртәбә Балтачыбыз җирлегендә старт алды. Бөртөркем күренекле шәхесләр ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Татарстан велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев, районыбызның элеккеге прокуроры Ринат Латыйпов кайткан иде. Аларны Югары Субаш авыл җирлегенә кергән Сасна Пүчинкәсе авылында район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, Тукай исемендәге хуҗалык рәисе Рамил Мөхәммәтгалиев каршы алды. Мөхтәрәм кунаклар иң элек Бөек шагыйребез – Габдулла Тукайны дөньяга тудырган әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә зыярәт кылдылар.

Авылның имамы Фидәил Гайнетдинов шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыйтай белән әтисе Мөхәммәтгариф мулла һәм Габдулла Тукай рухларына багышлап коръән укыды, догалар кылды.

Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да бүген “Россия” телеканалына биргән интервьюсында татар әдәбияты тарихында зур урын алып торучы Бөек шагыйрьнең иҗади мирасын кабат барлауга һәм баетуга багышланган мондый төр дөньякүләм әһәмиятле маршрутның нәкъ менә Балтачыбызда - Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай җирләнгән урыннан башланып китүен дөрес дип хуплады.

Габдулла Тукайның авыр балачак еллары, ятимлек чоры, “Нәни Апуш” исеме белән бәйле хатирәләре авыл мәчетендә дә яңартылды. Балтачта шушы кабергә чәчәкләр салырга дип һәр язда Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре кайтуы искә алынды.

Кайткан кунаклар “Тукай эзләре буйлап” маршрутын дәвам итеп җиккән атларга утырып, кар буранны туздырып, күрше Арча районының Апаз авылына юл алдылар. Ә алда аларны Кушлавыч һәм Кырлай авыллары көтә.

Балтачыбызның Югары Субаш авыл җирлеге шагыйрь рухын саклаучы җирлек булуы – үзе бер горурлык. Сасна Пүчинкәсе зиратында Бибимәмдүдә абыстай каберлеге саклана һәм шушы җирлектәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте Тукай исемен йөртә.

 

 

Рамил Мөхәммәтгалиев фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай